ПМЭФ-2016 кысаларында Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе әгъзаларның Гомуми җыелышы узды

2016 елның 17 июне, җомга

Бүген, 2016 елның 17 июнендә, Петербург Халыкара икътисадый форумы кысаларында  Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе (РИТА)  Советы һәм Күзәтчелек советы әгъзалары катнашлыгында Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе әгъзаларның Гомуми җыелышы узды.

Утырыш барышында РИТАның  2015 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре тыңланды, агымдагы перспективага эш планнары билгеләнде, Ассоциация идарәсе органнарының эше белән бәйле сораулар каралды. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан утырышта икътисад министры Артём Здунов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International