Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару турында килешү төзү өчен тапшырылган гаризаларны карау комиссиясенең (алга таба – Комиссия) икенче утырышы уздырылды. Утырышта Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов катнашты.
Комиссиянең бүген уздырылган утырышында түбәндәге инвестицияле проектларны тормышка ашыру буенча «Техноанод» ҖЧҖ һәм «ТЭМПО» КМК» АҖ гаризалары хупланды:
«Алюминий коелмаларыннан эшләнгән металларга анодирлау методы белән өслек каплау буенча җитештерү оештыру. Химик полировка технологияләрен гамәлгә кертү»;
«Куәте елына 500 000 тонна продукция булган төзелеш арматурасы җитештерүен оештыру».