Хәзерге вакытта Санкт-Петербургта үткәрелә торган Халыкара икътисадый форум кысаларында Татарстан Республикасы, Стратегик инициативалар агентлыгы һәм «Ворлдскиллс Россия» Берлеге өч яклы килешүгә кул куйдылар.
Документны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, СИА гендиректоры Андрей Никитин һәм «Ворлдскиллс Россия» Берлеге гендиректоры Роберт Уразов имзаладылар.
Килешү сәнәгать үсешен кадрлар белән тәэмин итүнең төбәк стандартын кертүне күз уңында тота.