Яклар төрле юнәлешләр буенча үсәргә тиешле хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.
Беренче чиратта, хезмәттәшек кысаларында эшкуарлар өчен бердәм белем бирү платформасы төзү һәм белем бирү программалары операторларына таләпләр формалаштыру планлаштырыла. Шулай ук кече һәм урта эшкуарлык вәкилләренә белем бирү ярдәме күрсәтүнең бердәм стандартлары расланачак.
Яклар төп максаты гражданнарны эшкуарлык алып бару нигезләренә өйрәтү булган гомумроссия белем бирү проектын тормышка ашыру буенча уртак тәкъдимнәр эшләячәкләр.