ТР КУЭ субъектларының балалар, яшьләр һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен уңай шартлар тудыруга юнәлдерелгән яшьләр инновацияле иҗаты үзәкләрен төзү һәм үстерү белән бәйле чыгымнарын финанс ягыннан тәэмин итү өчен конкурс сайлап алуы 2016 елның 17-27 июне көннәренә кадәр озайтылды. Конкурсның максаты -матди-техник, икътисадый, мәгълүмати база булдыру юлы аша яшьләр инновацияле иҗаты үзәкләрен фәнни-техник, инновацион һәм җитештерү өлкәләрендә үстерү.
Дәүләт ярдәмен күрсәтү тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Матди-техник, икътисадый, мәгълүмати база булдыру юлы аша яшьләр инновацияле иҗаты үзәкләрен фәнни-техник, инновацион һәм җитештерү өлкәләрендә үстерү максатларында ТР КУЭ субъектларының балалар, яшьләр һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен уңай шартлар тудыруга юнәлдерелгән яшьләр инновацияле иҗаты үзәкләрен төзү һәм үстерү белән бәйле чыгымнарын финанс ягыннан тәэмин итү өчен субсидияләр бирү тәртибен раслау турында» 2012 елның 8 ноябрендәге 972 нче (2015 елның 27 ноябрендәге 900нче карары редакциясендә) карары белән расланган.
Конкурста катнашу өчен гаризалар Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан ш., Мәскәү ур., 55, кабинет 505, телефон: (843) 524-90-92.
Гаризаларны кабул итү вакыты: 2016 елның 17-27 июне көннәрендә 9.00 дән 18.00гә кадәр.