Татарстан Республикасы Россия Федерациясе субъектлары арасында инвестицион рейтинг лидеры статусын раслады

2016 елның 17 июне, җомга

Бу турыда 2016 елның 17 июнендә  Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының милли рейтингы нәтиҗәләрен презентацияләү кысаларында билгеле булды. Әлеге чара узган елдагы кебек үк Петербург Халыкара икътисадый форумы (ПМЭФ – 2016) мәйданчыгында оештырылды. Татарстан Республикасы Россия Федерациясе субъектлары арасында инвестицион рейтингның абсолют лидеры булып танылды.

Рейтинг нәтиҗәләрен «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» автоном коммерциячел булмаган оешмасының генераль директоры  Андрей Никитин хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International