Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан «Франкироваль машиналарны куллану тәртибен раслау турында» Россия Элемтә министрлыгы боерыгы проекты буенча гавами консультацияләр үткәрү турындагы мөрәҗәгате керде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару турында килешү төзү өчен тапшырылган гаризаларны карау комиссиясенең (алга таба – Комиссия) икенче утырышы уздырылды. Утырышта Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов катнашты.
Яклар төрле юнәлешләр буенча үсәргә тиешле хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.
Бүген, 2016 елның 17 июнендә, Петербург Халыкара икътисадый форумы кысаларында Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе (РИТА) Советы һәм Күзәтчелек советы әгъзалары катнашлыгында Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе әгъзаларның Гомуми җыелышы узды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан «Газ бирү (китерү) һәм алуны чикләү кагыйдәләре турында» Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты буенча гавами консультацияләр үткәрелә проекты буенча гавами консультацияләр үткәрү турындагы мөрәҗәгате керде.
Хәзерге вакытта Санкт-Петербургта үткәрелә торган Халыкара икътисадый форум кысаларында Татарстан Республикасы, Стратегик инициативалар агентлыгы һәм «Ворлдскиллс Россия» Берлеге өч яклы килешүгә кул куйдылар.
Хәзерге вакытта «Дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль органнары тарафыннан юридик затларны һәм шәхси эшкуарларны планлы рәвештә тикшерүнең еллык планнарын әзерләү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында» Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты җәмәгать тикшерүе процедурасын үтә.
«Шәһәр төзелеше кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясе закон актларының аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын тану (төзелеш сферасында үзкөйләүле оешмалар турында законнарны камилләштерү өлешендә) турында» федераль закон проекты Россия Федерациясе Дәүләт Думасы тарафыннан 2016 елның 20 гыйнварында беренче укылышта кабул ителде.
ТР КУЭ субъектларының балалар, яшьләр һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен уңай шартлар тудыруга юнәлдерелгән яшьләр инновацияле иҗаты үзәкләрен төзү һәм үстерү белән бәйле чыгымнарын финанс ягыннан тәэмин итү өчен конкурс сайлап алуы 2016 елның 17-27 июне көннәренә кадәр озайтылды. Конкурсның максаты -матди-техник, икътисадый, мәгълүмати база булдыру юлы аша яшьләр инновацияле иҗаты үзәкләрен фәнни-техник, инновацион һәм җитештерү өлкәләрендә үстерү.
Бу турыда 2016 елның 17 июнендә Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының милли рейтингы нәтиҗәләрен презентацияләү кысаларында билгеле булды. Әлеге чара узган елдагы кебек үк Петербург Халыкара икътисадый форумы (ПМЭФ – 2016) мәйданчыгында оештырылды.