Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең АКШтагы эш сәфәре кысаларында Америка төрки-татар Ассоциациясе җитәкчелеге һәм активистлары белән очрашты.
Берлингейм (Калифорния) шәһәрендәге «Татар Йорты» залында оештырылган очрашуга 50дән артык кеше килгән иде.
Очрашу имам Абдул-Даян Сафаның дога укуыннан башланып китте.
Алга таба катнашучыларга сәламләү сүзе белән Америка төрки-татар Ассоциациясе президенты Туран Апакай мөрәҗәгать итте. Ул Рөстәм Миңнехановка очрашуга мөмкинлек табуы өчен рәхмәтен белдерде һәм Ассоциация тарафыннан башкарыла торган эш турында сөйләде