«ИННОСИБ-2016» VI Халыкара социаль эшкуарлар һәм инвесторлар форумы Омскида 2016 елның 17 ноябрендә узачак.
Әлеге форум кысаларында түгәрәк өстәлләр, дискуссия мәйданчыкларын оештыру, инвестицион-эксперт сессияләрен үткәрү планлаштырыла, һәм шулай күргәзмә эшләячәк. Әлеге күргәзмә Россия Федерациясе төбәкләрендә халыкның тормыш сыйфатын күтәрүдә катнашучы һәм җирле әһәмияткә ия проблемаларны хәл итүгә инновацион якын килү ысулларын ачучы социаль-эшкуарлык проектларын күрсәтү мәйданчыгына әвереләчәк.
Форумда катнашу өчен Россия Федерациясе Федераль Җыены, федераль һәм төбәк министрлыклары һәм ведомстволары, иҗтимагый палаталар, коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре һәм социаль эшкуарлар, һәм шулай ук социаль инвесторлар чакырыла.