Татарстан Республикасында «Син – эшкуар» федераль программасы эшләп китте. Аның төп бурычы - эшкуарлык эшчәнлегенә җәлеп итү юлы аша кече һәм урта эшкуарлык сферасында яшьләрнең активлыгын арттыруга этәргеч бирү.
Проектта катнашучыларның берсе булу өчен, сайтта гариза тутырырга һәм лидерлык сыйфатларын ачыклый һәм эшкуарлык потенциалын билгели торган махсус программа буенча укулар үтәргә кирәк. Аннан соң катнашучыларның идеяләре тренинглар һәм мастер-класслар серияләре кысаларында төбәк экспертлары һәм бизнес-тренерлары катнашлыгында тикшереләчәк. Белем бирү өлешенең финалында катнашучылар үз идеяләренең бизнес-модельләрен эшләячәкләр, эшкуарлар аларны гамәлдә куллану буенча беренче адымнарны ясарга ярдәм итәчәкләр.
Программа турында тулырак мәгълүматны, һәм шулай ук белем бирү чараларында катнашу өчен теркәлү үтүне www.предприниматель116.рф сайтында башкарырга мөмкин.