Роспатент җитәкчесе Григорий Ивлиев ЕАПО Административ советы рәисе итеп сайланды

2016 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Россия Федерациясе  Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт башлыгы  Григорий Ивлиев якындагы ике елга Евразия патент оешмасы (ЕАПО) Административ советы рәисе итеп сайланды.

Евразия патент конвенциясенә ярашлы рәвештә, Административ совет, аерым алганда, «Евразия ведомствосы Президентына  Евразия ведомствосы вице-президентларын билгеләүгә карата үз тәкъдимнәрен бирә; Оешманың дәүләтләр һәм халыкара оешмалар белән төзелә торган килешүләрен хуплый; күпчелек (өчтән ике өлеш) тавыш бирү юлы белән Патент инструкциясен, Финанслар инструкциясен һәм Административ инструкцияне раслый; күпчелек (өчтән ике өлеш) тавыш бирү юлы белән Оешманың еллык  бюджетын кабул итә; Оешманың еллык исәп-хисабын карый һәм еллык счетларын хуплый».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International