ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Агымдагы елның 25 октябрендә Мәскәүдә Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән  максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча РФ Президенты каршындагы комиссия эшче төркеменең чираттагы утырышы узды.  
Утырышта  Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы  596-606 номерлы указларында каралган күрсәтмәләрнең үтәлешенә багышланган мәсьәләләр доклад ясау срокларына ярашлы рәвештә каралды.


 

Икенче көн рәттән Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Стратеглар форумында алда баралар.

 

25 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салым һәм финанслар комитеты утырышында депутатлар тарафыннан 2017 елга һәм 2018, 2019 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты беренче укылышта кабул итүгә тәкъдим ителде.  Утырышны Комитет рәисе  Леонид Якунин алып барды. 

 

 


25
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

Россия Икътисадый үсеш министрлыгында 2016 елның 19 октябрендә статс-секретарь – Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары  Олег Фомичев рәислегендә «Инновацияле  кластерлар – дөнья дәрәҗәсендә инвестицияле җәлеп итүчәнлек лидерларын үстерү» өстенлекле проекты Советы утырышы үтте.

 

Татарстан  «РИА-Рейтинг» экспертлары тарафыннан әзерләнгән технологик яктан иң алга киткән һәм иң зур фәнни потенциалга ия Россия төбәкләре  исемлегенә кертелде. Татарстан Республикасын бары тик Мәскәү белән Санкт-Петербург шәһәрләре генә узып китте.

 

2016 елның 28 октябреннән 8 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Россия Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Россия яшьләре) һәм  «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБО «Россиянең яшь эшкуары – 2016» Бөтенроссия конкурсының (алга таба – Конкурс) төбәк этабын уздыралар.

 


24
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 20-22 октябре көннәрендә Красноярск шәһәрендә XV төбәкара Себер эшкуарлары форумы үтте.

 

Моны бүген Санкт-Петербургта Стратеглар  форумы кысаларында үткән иң яхшы муниципаль стратегияләр конкурсы нәтиҗәләре раслады. 

Исегезгә төшерик, конкурс финалына 7 район стратегиясе кергән иде, алар арасында Татарстан Республикасыннан Чистай һәм Менделеевск районнарыныкы да бар.

 

Бүген «2017 елга һәм 2018, 2019 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проектын тикшерү буенча зона киңәшмәләре Яр Чаллы шәһәрендә һәм Яңа Чишмә районында үтте.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International