2016 елның 9-11 ноябре көннәрендә Америка Кушма Штатларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең эш визиты үтә.
Делегация составында – ТР икътисад министры Артём Здунов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүмат һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар.
Белешмә өчен: Америка компанияләре белән элемтәләрне үстерү Татарстан Республикасында алып барылган тышкы эшчәнлекнең мөһим юнәлеше булып тора. Хезмәттәшлекнең төп өлкәләре – алдынгы технологияләрне җәлеп итү (ТР нефть химиясе комплексын яңарту, автомобиль төзелеше, машина төзелеше, телекоммуникацияләр, инновацияле хезмәттәшлек, кредит-финанс өлкәсе, аудит, менеджмент, кадрларны укыту).
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе АКШта 2013 елның сентябрендә булган иде.