ТР Экспортка ярдәм итү үзәге республика эшкуарларын Төркиядә узачак бизнес-миссиядә катнашырга чакыра

2016 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге Татарстан Республикасы кече һәм урта  эшкуарлыгының экспорт юнәлешле предприятиеләрен Төркия Республикасына бизнес-миссиядә (алга таба - Миссия) катнашырга чакыра. Чара  2016 елның декабрь урталарына планлаштырылган.

Миссия турында һәм анда катнашу мөмкинлекләре хакында тулырак мәгълүматны, түбәндәге телефон номерына шалтыратып, Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәгендә белергә була: +7 (843) 524-76-70.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International