ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 2016 елның 30 сентябрендәге 620нче боерыгы белән юридик затларны һәм шәхси  эшкуарларны тикшерүне үткәрү турында контроль-күзәтчелек органы күрсәтмәсенең (боерыгының) типлаштырылган формасы актуальләштерелде.

 

Яр Чаллы шәһәре Бизнес-инкубация үзәгендә агымдагы елның 25 октябрендә «КУЭ Корпорациясе» АҖнең белем бирү программасы кысаларында гамәлдәге эшкуарлар өчен бизнесны үстерүгә юнәлдерелгән күнекмәләргә өйрәтү буенча «Эшкуарлык мәктәбе» тренингы үз эшен башлап җибәрә.

 

«Ачык инновацияләр - 2016» V Мәскәү халыкара форумы кысаларында агымдагы елның 26 октябрендә Россиянең инновацияле төбәкләре  ассоциациясенең (РИТА) Модернизацияләү һәм инновацияле икътисад  һәм Сәнәгатьне үстерү комитетларының уртак утырышы узды.

 

2016 елның 27 октябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында  «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча Федераль корпорация» (КУЭ Корпорациясе) АҖ белән видеоконференция үтте, анда Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 19 апрелендәге  717-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә сайлап алынган заказчыларның һәм башкарма хакимият органнарының агымдагы елда туган сораулары һәм 2017 елга карата эш планнары тикшерелде.

Россия Федерациясе Пенсия фонды тарафыннан ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификатын бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең Административ регламентына тиешле үзгәрешләр кертелде (Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының 2012 елның 29 октябрендәге 345н номерлы боерыгы).

 


26
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 2-4 декабре көннәрендә Баку шәһәрендә (Азәрбайҗан)  «b2b international» Халыкара эшлекле хезмәттәшлек күргәзмәсе үтәчәк. Компанияләр  экспозицияләре түбәндәге юнәлешләр буенча күрсәтеләчәк: җылылык-энергетика комплексы, транспорт, экология, су чистарту, туризм, текстиль һәм күн, йорт җиһазлары, мәгариф, төзелеш, химия сәнәгате, машина төзелеше, прибор төзелеше, металлургия, нефть һәм газ, геология һәм тау эше, агач эшкәртү, IT һәм элемтә, медицина һәм фармацевтика, банклар һәм иминият компанияләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек.

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрыгына Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан «Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында (төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру тәртибен камилләштерү өлешендә)» федераль закон проекты буенча гавами консультацияләр үткәрү турында мөрәҗәгать керде.

 

Бүген «Ачык инновацияләр - 2016» V Мәскәү халыкара форумы кысаларында  «Россиянең иң яхшы инновацияле төбәге - 2016» исеменә үткәрелгән V Бөтенроссия Чакыру кубогы  нәтиҗәләрен яңгыраттылар.

Татарстан Россиянең иң яхшы инновацион төбәге дип танылды.

 

Бүген «Ачык инновацияләр - 2016» V Мәскәү халыкара форумы кысаларында    үткән  тантаналы чарада  Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов журналистларның «Алтын стилус» бөтенроссия еллык премиясе җиңүчеләрен котлады һәм аларга 2016 ел йомгаклары буенча иң яхшы дип табылган материаллар өчен дипломнар һәм призлар тапшырды.

 

 «КАМАЗ» ГАҖ Фәнни-техник үзәгендә агымдагы елның 24 октябрендә  Инновацияләргә ярдәм итү фонды вәкиле белән очрашу үтте. Әлеге очрашуда Татарстан Республикасы кече инновацияле предприятиеләре үз проектлары өчен финанслар алуга караган гаризалары буенча үзләрен борчыган сорауларын бирә алдылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International