Россия Федерациясе Хөкүмәте хакимият органнарына гражданнардан 85 төрдәге белешмәне сорауны тыйды

2016 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  2016 елның 1 ноябрендәге 2326-р номерлы күрсәтмәсе белән, башкарма хакимиятнең федераль органнары карамагында булган һәм Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнарына һәм җирле үзидарә органнарына гражданнарга дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү өчен таләп ителгән документлар һәм белешмәләр исемлеге расланды.

Исемлеккә 85 төрдәге документ һәм белешмә кертелгән, алар башкарма хакимиятнең 25 федераль органы тарафыннан бирелә. Хакимиятнең федераль органнары 2017 елның 1 гыйнварына кадәр  әлеге документ һәм белешмәләрне бирү форматына карата таләпләрне ачыкларга тиеш. Шуннан соң әлеге документлар һәм белешмәләрне  гражданнарга хезмәт күрсәткәндә ведомствоара электрон эш итү системасы каналлары аша электрон төрдә алырга мөмкин булачак.

Документ Россия Федерациясе Хөкүмәте сайтына урнаштырылган: (http://government.ru/docs/25182).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International