Россиянең инвестицион форумы - дѳнья икътисады алгарышлары һәм аның хәзерге тенденцияләре, Россиянең инвестиция һәм икътисад потенцияле презентациясе, үзара бәйләнеш һәм чит ил һәм Россия эшмәкәрләре арасында элемтә ныгыту, сәяси аралар, экспертлар һәм медиаберләшмә сорауларын күтәрү ѳчен гадәти мәйдан.
2017 елда 24-26 февральдә Ереван шәһәрендә (Армения Республикасы) Уналтынчы халыкара махсуслаштырылган медик күргәзмә "Cәламәтлек саклау һәм фармация ЕХРО 2017" уздырылды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов поручениесенә ярашлы рәвештә, физик һәм юридик затлар – операция эшчәнлеге туктатылган банк клиентларына хокукый ярдәм күрсәтү буенча Консультатив төркем тарафыннан Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән берлектә «ТФБ-Финанс» физик зат-клиентларын Татфондбанкның зыян күргән вкладчыларын «Вкладларны страховкалау агентлыгы» страховой түләүләре хокукы бирү реестрына кертү мәсьәләсе буенча суд органнарына мөрәҗәгать әзерләнә.
25 февральдә Татарстан Респрубликасы Әлки муниципаль районы вәкаләтле органнарының 2016 ел социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлары буенча утырышы булды. Совет утырышында Татарстан Республикасы Икътисади министрлыктан доклад белән икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов чыгыш ясады.
2017 елның 22 февралендә Түбән Камада Түбән Кама моношәһәре территориясендә алдан бара торган социаль-икътисади үсеш территориясен төзүгә заявка әзерләү буенча эш кысасында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм Татарстан Республикасы финанслар министры урынбасары Данил Волков катнашында киңәшмә булып узды.
Әлеге киңәшмәдә предприятиеләр – «Түбән Кама» алдан бара торган социаль-икътисади үсеш территориясен төзергә планлаштырган потенциаль резидентларның инвестиция проектлары каралды. Түбән Каманың ТОСЭР статусы алырга заявкасы югары әзерлек дәрәҗәсендә тора.
Бүген Яр Чаллыга эш визиты кысасында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «Акульчев» компанияләр төркеме предприятиесендә булып, анда заман җиһазлары һәм җитештерү процессы белән танышты. Министрга шулай ук җитештерү барышында кулланыла торган югары сыйфатлы чимал турында сөйләделәр. Министр белән бергә предприятиедә «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлекне яклау һәм үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» ГКУ җитәкчесе Дилүс Шәвәлиев,
Түбән Камада хисап сессиясендә доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов чыгыш ясады. Ул территорияне ныклы икътисады, уңайлы социаль өлкәсе һәм инфраструктурасы булган конкурентлыкка сәләтле тотрыклы алга киткән район дип атады.
2017 елның 22 февралендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар Советының Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында чираттагы утырышы булды.
22 февральдә Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының вәкаләтле органнарының 2016 елда социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлары буенча утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан утырышта икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов доклад белән чыгыш ясады.
Бүген Яр Чаллыга эш визиты кысасында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов КИП Мастер мәйданчыгында урнашкан «ТатПром-Холдинг» сәнәгатенең төрле өлкәләре өчен профиль проволокасыннан әйберләр ясау, җитештерү һәм сату компаниясендә булды. Предприятиедә министр заман җиһазлары, шулай ук җитештерү барышы белән танышты.