«ТФБ-Финанс» клиентларының хокукларын вкладларын дәүләт страховкалаган затлар хокукына тигезләштерү мөмкинлеге карала

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

 Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов поручениесенә ярашлы рәвештә, физик һәм юридик затлар – операция эшчәнлеге туктатылган банк клиентларына хокукый ярдәм күрсәтү буенча Консультатив төркем тарафыннан Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән берлектә  «ТФБ-Финанс» физик зат-клиентларын Татфондбанкның зыян күргән вкладчыларын «Вкладларны страховкалау агентлыгы» страховой түләүләре хокукы бирү реестрына кертү мәсьәләсе буенча суд органнарына мөрәҗәгать әзерләнә. Аерым алганда, «ТФБ-Финанс» клиентларының хокукларын  вкладлары дәүләт тарафыннан страховкаланган (1,4 млн.сумнан артмаса) һәм түләүләре «Вкладларны страховкалау буенча агентлык» (АСВ) дәүләт корпорациясенә йөкләнгән затларга тигезләштерү күзаллана .

 Татарстан Республикасы Президенты «ТФБ-Финанс» инвестиция компаниясе клиентларының мәнфәгатьләрен яклау өчен юридик һәм хокукый мөмкинлекләрне табуны йөкләгән.

Болардан тыш, Татарстан Республикасы Президенты мөрәҗәгате буенча   «ТАИФ» компанияләр төркеме һәм партнерлары  Татфондбанк санациясендә  стратегик инвестор буларак катнашырга әзер булуларын белдерде. «ТАИФ» компанияләр төркеме һәм партнерларыннан ярашлы мөрәҗәгать банкны мөмкин булган яклау вариантлары белән Россия Үзәк Банкына җибәрелгән.  Стратегик инвестор булу Россия Үзәк Банкының банк учреждениесенә санацияләү процедурасын уздыру турында карар кабул итү өчен мәҗбүри шарт булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International