Татарстан делегациясе Сочи шәһәрендә уздырылган Россия Инвестицион Форумында катнаша

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

Россиянең инвестицион форумы - дѳнья икътисады алгарышлары һәм аның хәзерге тенденцияләре, Россиянең инвестиция һәм икътисад потенцияле презентациясе, үзара бәйләнеш һәм чит ил һәм Россия эшмәкәрләре арасында элемтә ныгыту, сәяси аралар, экспертлар һәм медиаберләшмә сорауларын күтәрү ѳчен гадәти мәйдан.

Форум Россия Федерациясенең Хѳкүмәт Рәисе Дмитрий Медведев катнашуында уздырыла.

Ел саен форумда чит ил лидерлары, илчеләр һәм дипломатик миссия алып баручылары, халыкара корпорация җитәкчеләре һәм Россиянең иң эре предприятия җитәкчеләре, экспертлар, аналитиклар, һәм алдынгы бѳтендѳнья СМИ вәкилләре катнаша.

Форумда иң мѳһим сораулар күтәрелә.

Пленар утырыш форумнын мѳһим чарасы һәм гадәттә Россия һәм Россия регионнарының икътисадый һәм инвестицион киләчәген кагыла. Шулай ук форум кысасында инвестицион эксплуатацияне тормышка ашыру стадиясендә булган проектларны алга этәрү ѳчен күргәзмә үткәрелә.

2017 елда "Россиянең инвестион форумы" Сочи шәһәрендә 27-28 февральдә уза. Тѳп темасы булып "Яңа үсеш проектлары" тора. Форум эшләрендә Татарстан Республикасы икътисад Министерствосы министр урынбасары Булат Хазиахметов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International