ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге шәһәр Советының Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашында «2016 елда Яр Чаллы муниципаль берәмлегенең социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлары турында» утырышы булды.  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан  доклад белән министр Артём Здунов чыгыш ясады.

 

Яр Чаллыда 3нче чакырылыш Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге шәһәр Советының 15нче сессиясе алдыннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән  "Яр Чаллы" ТОСЭР резидентлары арасында хоккей буенча иптәшләрчә матч булды. Хоккей матчында Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здунов,   «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлекне яклау һәм үстерү программасын гамәлгә ашыру үзәге» ГКУ җитәкчесе  Дилүс Шәвәлиев, Татарстан Республикасы Гарантия фонды җитәкчесе  Сергей Болотаев, ТОСЭР резидентлары һәм  Яр Чаллы Башкарма комитеты вәкилләре катнашты.

 

21 февральдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашында  өченче чакырылыш Зәй муниципаль район Советының 16нчы утырышы булды. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан  Совет утырышында  Татарстанда кече һәм урта бизнеска  дәүләт ярдәме чаралары, Зәй муниципаль районында урта һәм кече эшмәкәрлек торышы турында доклад белән министр урынбасары  Олег Пелевин чыгыш ясады.  Утырыш башланыр алдыннан депутатлар һәм чакырылучылар сәнәгать  предприятиеләре һәм эшкәртү өлкәсе оешмалары күргәзмәсе белән танышты.

 

21 февральдә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе  Әсгать Сәфәров, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары  Айрат Усманов,  ТР Дәүләт Советы депутаты Разия Садыйкова катнашында, 2016 ел социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 ел бурычлары буенча Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы вәкаләтле  органнары утырышы булды.  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан доклад белән икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов чыгыш ясады.

 


21
февраль, 2017 ел
сишәмбе

21 февральдә 2016 елның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре  һәм 2017 елга бурычлары буенча Кама Тамагы муниципаль районы Советы утырышы булды. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан Совет утырышында инвестиция һәм инновация эшчәнлеге идарәсе җитәкчесе  Ольга Родина доклад белән чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул Министрлыкның эшмәкәрлекне яклау линиясе буенча эше,  федераль һәм региональ дәрәҗәләрдә яшәп килгән инфраструктура һәм яклау программалары турында сөйләде.

 

21 февральдә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан уздырылган тантаналы чарада  Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, уңышлы хезмәттәшлек, закупкаларның ачыклыгы өлкәсендә мәгълүмати системаларны  эшләгәне өчен “ТР Дәүләт заказлары буенча агентлык” дәүләт унитар предприятиесенең техник директоры – генераль директоры урынбасары  Владимир Аксеновка  Рәхмәт хаты тапшырды.

 

 «Татарстан Республикасы эшмәкәрлеген яклау фонды » НО Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге Татарстан Республикасы эшмәкәрләренә «BUYBRAND FranchiseMarket» франшизларын сату һәм сатып алу буенча күргәзмәдә катнашу мөмкинлеге турында хәбәр итә. Ул 2017 елның 30 мартыннан 1 апреленә кадәр Мәскәүдә  ВДНХның 75нче павильонында була. BUYBRAND FranchiseMarketта  Россия  һәм Халыкара франшизлар һәм шулай ук бизнес старты өчен кирәкле продуктлар һәм хезмәтләр тәкъдим ителә.

 

20 февральдә Татарстан Республикасы Премьер-Министры вазифасын башкаручы Алексей Песошин катнашында  III чакырылыш Менделеевск муниципаль район Советының унсигезенче утырышы булды. Утырышның темасы - «2016 елда Менделеевск муниципаль районының социаль-икътисади үсеше нәтиҗәсе  һәм 2017 елга бурычлары турында». Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан утырышта «Татарстан Республикасы муниципаль районнарында эш активлыгын арттыру үсеше» доклады белән министр урынбасары  Наталья Таркаева чыгыш ясады.

 

20 февральдә өченче чакырылыш Алабуга муниципаль район Советының XIX (хисап) сессиясе булды. Чара 2016 елда муниципалитетның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләренә һәм 2017 елга бурычларына багышланды

 


20
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

2003 елның 23нче декабрендә кабул ителгән “Россия Федерациясе  банкларында физик затларның вкладларын  иминиятләштерү турында”  177-ФЗ федераль закон страховой очрак килеп туганда акча алуны гарантияли. Кредиторлар  таләпләрен канәгатьләндерүгә мораторий  шулай ук страховой очрак.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International