Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов Сарман муниципаль районы Советы утырышында катнашты

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

22 февральдә Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының вәкаләтле органнарының  2016 елда социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм  2017 елга  бурычлары буенча утырышы булды. Анда  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан утырышта икътисад министры урынбасары  Булат Хаҗиәхмәтов доклад белән чыгыш ясады.

Үзенең чыгышында ул Икътисад министрлыгының эшмәкәрлек инфраструктурасын яклау, гамәлдәге федераль һәм  региональ яклау программалары буенча алып барган эше турында сөйләде.

Болардан тыш чыгышта районның эшмәкәрлек берлекләренең заявкалар бирү процессында системалы катнашуы, Биржа мәйданчыкларын һәм  МСП Порталы мөмкинлекләрен актив файдаланырга, уку программаларында катнашу кысасында һөнәри компетенцияләрне һәм осталыкны арттыруны үстерергә кирәклеге билгеләнде (мәсәлән,  Россия Саклык Банкының  һәм  «Google» компаниясенең «Бизнес класс»  проекты).

Шулай ук министр урынбасары балалар һәм яшьләр инженер-техник иҗатын үстерү, соңыннан районда конкурентлык тирәлегенә тәэсир ясаячак  предприятиеләрнең экспорт эшчәнлегендә катнашуын арттыру максатыннан яшьләр инновацион Үзәген актив төзергә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International