Татарстан Республикасы Ереванда Уналтынчы халыкара махсуслаштырылган медик күргәзмәдә "Cәламәтлек саклау һәм фармация ЕХРО 2017"бердәм коллектив экспозиция тәкъдим итте

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

2017 елда 24-26 февральдә Ереван шәһәрендә (Армения Республикасы) Уналтынчы халыкара махсуслаштырылган медик күргәзмә "Cәламәтлек саклау һәм фармация ЕХРО 2017" уздырылды.

Күргәзмәнең оештыручысы Армения Республикасының сәламәтлек саклау Министерствосы. Күргәзмәдә профилактик медицина секциялары, клиник медицина, гигиена, стоматология, фармация, диагностика, бала һәм ана, медицина җиһазлары һәм реабилитацион ярдәм итү тәкъдим ителде.

Татарстан Республикасының экспортка ярдәм итү үзәге НО "Татарстан Республикасы эшмәкәрлелеккә ярдәм итү фонды" ( Экспортка ярдәм итү үзәге) ярминкәдә кече һәм урта эшмәкәрлелекне юнәлдерүдә катнашу оештырды. Бердәм коллектив экспозициядә Татарстанны ООО НПФ «Медком», ООО «Румед», ООО ТД «Дельрус-Дез», ООО «ПТО «Медтехника», ООО ПКП «Мегатэкс», ООО «Эрмайнс», МНПО «Эндомедиум» тәкъдим итте.

Татарстан Республикасының экспортка ярдәм итү үзәге тѳрле халыкара форматтагы күргәзмәдә кече һәм урта эшмәкәрлелек субъектларына катнашу оештыра, үзенең продукциясен эшмәкәрләргә чит ил базарларында тәкъдим итү һәм потенциаль партнерлар эзләүдә ярдәм итә. Татарстан Республикасының экспортка ярдәм итү үзәге турында тулырак мәгълүматны http://export-rt.ru.сайтында табарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International