Артём Здунов «Акульчев» ГК предприятиесенең инвестпроекты белән танышты

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

Бүген Яр Чаллыга эш визиты кысасында  Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «Акульчев» компанияләр төркеме предприятиесендә булып, анда заман җиһазлары һәм җитештерү процессы белән танышты. Министрга шулай ук җитештерү барышында кулланыла торган югары сыйфатлы чимал турында сөйләделәр. Министр белән бергә  предприятиедә  «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлекне яклау һәм үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» ГКУ җитәкчесе  Дилүс Шәвәлиев, Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры  Сергей Болотаев булды. Предприятие  «Тирән катыру технологиясе буенча автомат линиясендә «Macarons» миндаль пирожныен җитештерү» инвестиция проектын Яр Чаллы ТОСЭРда гамәлгә ашыруны планлаштыра. Министр аена 190 тонна киеренкелегендә макаронс миндаль пирожные ясау буенча Россиядә беренче производство комплексы  төзүне караган проектны карады Очрашу барышында булачак проектлар һәм мөмкин булган финанслау чыганаклары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International