Артём Здунов Түбән Кама муниципаль район Советы утырышында доклад белән чыгыш ясады

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

Түбән Камада хисап сессиясендә доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здунов чыгыш ясады. Ул территорияне ныклы икътисады, уңайлы социаль өлкәсе һәм инфраструктурасы булган конкурентлыкка сәләтле тотрыклы алга киткән район дип атады.

Түбән Кама моношәһәренең инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру өчен алдан бара торган  социаль-икътисади үсеш территориясе төзүгә заявка төзелә. «Әмма бу ярты эш кенә, ТОСЭРны   инвесторлар белән тутырырга кирәк», - дип ассызыклады  Артём Здунов һәм  статусны алу Түбән Камага гына түгел, ә Кама Аланына да тәкъдим ителгән дип өстәде.

Районда «Түбән Кама» һәм «Алабуга 2. Нефтехимия» сәнәгать паркларын  төзү буенча проектларны гамәлгә ашыру планлаштырылган. Икътисад министры заявканы тутырганда    документациянең әзерләү вакытына, шулай ук потенциаль резидентларның инвестиция проектларын әзерләү сыйфатына  аерым игътибар итәргә кирәклеген сорады.

Зур инвестиция проектларын гамәлгә ашыру белән бергә кече һәм урта эшмәкәрлекне дә үстерергә кирәк. 2016 елда районда дәүләт ярдәмен  9,9 млн гомуми суммага 5 субъект алды. Артём Здунов «республикада иң яхшысы» дип атап, эшмәкәрлекне яклауның яңа үзәген дә билгеләде.

Министр Түбән Камада яшьләр инновацион иҗаты үзәге юклыгын искәртеп, аны төзү өчен быел Татарстанда булачак конкурста катнашырга кирәклеген белдерде. Шул вакытта  Артём Здунов нефтехимик инжиниринг үзәге белән бәйле булачак «Кванториум» балалар технопаркы төзү буенча эшләнгән эшне бәяләде. Технопарк мәктәп укучылары һәм студентлар белән сәнәгать предприятиеләре белгечләре һәм фәнни хезмәткәрләр тәҗрибә уртаклаша торган мәйданчык булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International