2017 елның 22 февралендә Түбән Камада Түбән Кама моношәһәре территориясендә алдан бара торган социаль-икътисади үсеш территориясен төзүгә заявка әзерләү буенча эш кысасында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм Татарстан Республикасы финанслар министры урынбасары Данил Волков катнашында киңәшмә булып узды.
Әлеге киңәшмәдә предприятиеләр – «Түбән Кама» алдан бара торган социаль-икътисади үсеш территориясен төзергә планлаштырган потенциаль резидентларның инвестиция проектлары каралды. Түбән Каманың ТОСЭР статусы алырга заявкасы югары әзерлек дәрәҗәсендә тора.