Бүген, 21 апрельдә Татарстан Республикасы Икьтисад министрлыгында Татарстан Республикасындагы инвестицион климатны яхшырту һәм Россия Федерациясе субьектларында инвестицион торыш Илкүләм рейтингының иң яхшы практикларын үзләштерү буенча Проект офисының утырышы булды.
Красноярск икьтисади форумының төп эш көне программасының мөһим вакыйгасы булып «Россия икьтисады: көн тәртибе 2017-2025» пленар утырышы торды. Сәламләү сүзе белән форумда катнашучыларга Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович һәм Красноярск крае Губернаторы Виктор Толконский мөрәҗәгать итте. Дискуссиядә «Стратегик разработкалар Үзәге» фонды Советы рәисе Алексей Кудрин, Россия Федерациясе Икьтисади үсеш министры Максим Орешкин, Пермь крае Губернаторы вазифасын башкаручы Максим Решетников катнашты.
Бүгенге көндә гражданнар Дәүләт хезмәтләренең бердәм федераль порталы (gosuslugi.ru) аша күпчелек федераль ведомстволарның электрон хезмәт күрсәтүләреннән файдалана алалар. Ләкин шул ук вакытта, шәхси мәгълүматларга ныклы яклау таләп ителгән хезмәт күрсәтүләрне алуга Федераль порталга гариза юллау өчен, үзеңнең исәпкә алыну язмаңны расларга кирәк. Моны өйдәге компьютердан мөстәкыйль эшләү мөмкин түгел.
Бүгенге көндә гражданнар Дәүләт хезмәтләренең бердәм федераль порталы (gosuslugi.ru) аша күпчелек федераль ведомстволарның электрон хезмәт күрсәтүләреннән файдалана алалар. Ләкин шул ук вакытта, шәхси мәгълүматларга ныклы яклау таләп ителгән хезмәт күрсәтүләрне алуга Федераль порталга гариза юллау өчен, үзеңнең исәпкә алыну язмаңны расларга кирәк. Моны өйдәге компьютердан мөстәкыйль эшләү мөмкин түгел.
«Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» НОның Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге Татарстан Республикасы эшмәкәрләренә 2017 елның 18-20 маенда Казан шәһәрендә «Россия – ислам дөньясы: KAZANSUMMIT 2017» 9нчы Халыкара икътисади саммиты узуы турында хәбәр итә. Саммит кысасында 2017 елның 19 маенда 14.30 сәгатьтә «Корстон» отелендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы оештырган «Көнчыгышка экспорт: яңа мөмкинлекләр» эшлекле форумы булачак.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Икътисади үсеш министрлыгының аралашуны көйләүләрен бәяләү Департаментыннан «Россия Федерациясе шәһәр төзелеше кодексына һәм Россия Федерациясе аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проекты буенча халык консультацияләре уздырылу турында мөрәҗәгате килде.
2017 елның 24еннән 28 апрельгә кадәр «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» НО эшмәкәрләр өчен «МСП Корпорациясе» АҖ эшләгән «Эшмәкәрлек мәктәбе» бушлай тренингын оештыра.
2008 елның 26 декабрендәге «Дәүләт контроле (күзәтчелек) һәм муниципаль контроль алып барганда юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр хокукларын яклау турында» 294-ФЗ Федераль закон таләпләренә, шулай ук «Контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеге реформасы» Приоритет программасына ярашлы рәвештә уздырылган Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясенең хокук куллану практикасы нәтиҗәсен халык белән карау вакытының күчерелүе турында хәбәр итәбез.
Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында фәнни-тикшеренү, тәҗрибә-конструкторлык һәм Татарстан Республикасының гражданлык билгеләнешендәге технологик эшләр дәүләт заказчылары өчен семинар-практикум булды. Семинарны Татарстан Республикаксы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов ачты.
Россия Федерациясе Хөкүмәтендә региональ закупкалар алып барганда җирле товар җитештерүчеләр эшчәнлеген җиңеләйтүче контракт системасы турында законнарны үзгәртү буенча тәкъдимнәр кертелде. Ярашлы инициативалар 20 апрельдә Красноярск икътисади форумында булган «РФ субъектлары дәүләт закупкалары» панель дискуссиясендә катнашучылар карады. Дискуссиядә эшмәкәрләрнең җәмәгать берләшмәләре, монополиягә каршы органнар вәкилләре, кайбер регионнардан дәүләт агентлыклары, кече һәм урта предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.