Красноярск икьтисади форумының төп эш көне программасының мөһим вакыйгасы булып «Россия икьтисады: көн тәртибе 2017-2025» пленар утырышы торды. Сәламләү сүзе белән форумда катнашучыларга Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович һәм Красноярск крае Губернаторы Виктор Толконский мөрәҗәгать итте. Дискуссиядә «Стратегик разработкалар Үзәге» фонды Советы рәисе Алексей Кудрин, Россия Федерациясе Икьтисади үсеш министры Максим Орешкин, Пермь крае Губернаторы вазифасын башкаручы Максим Решетников катнашты.
Аркадий Дворкович катнашучыларны РФ Хөкүмәте исеменнән сәламләде, КЭФ оештыручыларына рәхмәт белдереп, форумның Россиянең икьтисади үсеше актуаль мәсьәләләрен ачыктан-ачык карау өчен мәйдан булуын билгеләде.
Ул катнашучылар алдында конкрет һәм мөһим бурыч – 2025 елга кадәр Россия үсешен карауны, аннан соң федераль ведомстволар көн тәртибенә керәчәк конкрет адымнар һәм тәкьдимнәр кертүне билгеләде. «Төрле катнашучылар, экспертлар проблемаларны хәл итүнең төрле юлларын тәкьдим итә, әмма безнең өчен бурыч уртак- бу Россия гражданнарының яшәү шартларын яхшырту», - диде Дворкович.
Форумның икенче көне очрашуларга,дискуссияләргә һәм диалогларга бик бай булды. Көн программасына шулай ук 20 түгәрәк өстәл, ми штурмнары, сөйләшүләр кертелгән.
Җентекле мәгьлүмат түбәндәге сайтта: http://www.krasnoforum.ru/news/index?News_page=2