Татарстан Республикасы Икьтисад министрлыгында Татарстан Республикасында инвестицион климатны яхшырту буенча Проект офисы утырышы булды

2017 елның 21 апреле, җомга

Бүген, 21 апрельдә Татарстан Республикасы Икьтисад министрлыгында Татарстан Республикасындагы инвестицион климатны яхшырту  һәм Россия Федерациясе субьектларында инвестицион торыш Илкүләм рейтингының иң яхшы практикларын үзләштерү буенча Проект офисының утырышы булды.            

Утырыш Татарстан Республикасы икьтисад министры урынбасары -Проект офисы сәркатибе Булат Хаҗиәхмәтов җитәкчелегендә узды. Утырыш кысасында Татарстан Республикасы өлкә министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шулай ук «Яңа проектларны алга җибәрү буенча стратегик инициативалар  Агентлыгы » АНО эксперт төркеме әгьзалары катнашты.              

Утырыш кысасында инвестицион климатны  яхшырту буенча максатчан модельләрне үзләштерү буенча  «юл карталарын» башкару, шул исәптән махсус информация системасында мәгьлүматларны актуальләштерү буенча механизмнар һәм куелган максатка ирешү дәрәҗәсен бәяләү мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International