Республика эшмәкәрләрен «Көнчыгышка экспорт : яңа мөмкинлекләр» эшлекле форумында катнашырга чакыралар

2017 елның 21 апреле, җомга

«Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» НОның Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге Татарстан Республикасы эшмәкәрләренә 2017 елның  18-20 маенда Казан шәһәрендә  «Россия – ислам дөньясы: KAZANSUMMIT 2017» 9нчы Халыкара икътисади саммиты узуы турында хәбәр итә. Саммит кысасында 2017 елның 19 маенда 14.30 сәгатьтә  «Корстон» отелендә  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы оештырган «Көнчыгышка экспорт: яңа мөмкинлекләр» эшлекле форумы булачак.

 Форумның төп темасы булып Россия Федерациясенең Төркия белән сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләре үсеше торачак. Чараның кунаклары буларак Төрек Республикасы икътисад министры Нихат Зейбекджи һәм Төркия дипломатлары килүе көтелә.

 Форумда катнашырга теләгән эшмәкәрләрнең үз карарлары турында  Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенә   (843) 524-76-70  телефоны яисә   tatexport@yandex.ru  электрон почтасы аша хәбәр итүләрен сорыйбыз.

 Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының төрле форматтагы Халыкара күргәзмәләрдә катнашуын оештыра, эшмәкәрләргә үз продукцияләрен чит ил базапрларында сату мөмкинлеге бирә һәм потенциаль партнерлар эзләүдә булыша. ТР экспортны яклау үзәге турында тагын да җентекле мәгълүматны  http://export-rt.ru.сайтында  алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International