ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Иннополис шәһәрендә  Россия венчур форумы ачылды. Әлеге формат төп аудиториясе инвестиция компанияләре, инвестицияләр эзләүдә стартаплар булган  венчур ярминкәләренә һәм башка региональ чараларга алмашка килде.

 


26
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы яшьләр инновацион иҗаты үзәкләре җитәкчеләре 26 апрельдә фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларына ярдәм итү Фонды генераль директоры киңәшчесе  Иван Бортник, Россия инновацион-технологик үзәкләр Союзы вәкилләре белән очрашты.

 

Хәзерге вакытта 23 пилот регионда, шул исәптән Татарстан Республикасында, яңа проектларны алга җибәрү буенча стратегик инициативалар Агентлыгы тарафыннан төп бурычы регионнарда инвестиция проектларын табу һәм озату булып торган Тышкы икътисади үсеш банкының сертификацияләнгән менеджерлары позициясенә кандидатлар сайлау үткәрелә. Сертифицикацияләнгән менеджерлар роленә региональ үсеш институтлары, коммерция булмаган оешмалар һәм берләшмәләр, региональ бизнес һәм шулай ук власть органнарында һәм инвестицион-финанс өлкәсендә эш тәҗрибәсе булган вәкилләр кандидатурасы карала.

Бүген Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «Зеленодольск» Сәнәгать мәйданчыгы» инвестиция проектын гамәлгә ашыру барышын карау буенча киңәшмә уздырды.

 

Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасында( Мәскәү шәһәре) 2017 елның 25 апрелендә интеллектуаль милекне саклау кебек актуаль мәсьәләгә багышланган «Интеллектуаль милек – XXI гасыр: «Инновацияләр: тормыш дәрәҗәсен яхшырту»га багышланган X Халыкара форумы эшли башлады.

 


25
апрель, 2017 ел
сишәмбе

2008 елның 26 декабрендәге  «Дәүләт контроле (күзәтчелек) һәм муниципаль контроль алып барганда юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр хокукларын яклау турында» 294-ФЗ Федераль закон таләпләренә, шулай ук  «Контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеге реформасы» Приоритет программасына ярашлы рәвештә, 2017 елдан федераль контроль-күзәтчелек органнары һәм аларның территориаль бүлекчәләре квартал саен үзләренең хокуклардан файдалану  практикасын халыкка җиткерергә тиеш булачак.

 

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Карачаево-Черкесия Республикасы делегациясе белән очрашу булып, аның составына  Карачаево-Черкесия Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Косенков Вячеслав, Карачаево-Черкесия Республикасы икътисади үсеш министры Накохов Алий, Карачаево-Черкесия Республикасы икътисади үсеш министры урынбасары Гапов Мурат, Карачаево-Черкесия Республикасы икътисади үсеш министры урынбасары Тамбиев Алий керде.  Киңәшмәне Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары  Рөстәм Сибгатуллин үткәрде.

 


24
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгында  «2016 елда   Россия Икътисади үсеш министрлыгы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2017 елга төп бурычлары турында» темасына Коллегия утырышы булды. Утырыш кысасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев чыгыш ясады. Пленар дискуссия спикерлары - Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Россия Федерациясе икътисади үсеш министры Максим Орешкин, Россия Федерациясе Үзәк банкы Рәисе Эльвира Нәбиуллина чыгыш ясады.

 

2008 елның 26 декабрендәге  «Дәүләт контроле (күзәтчелек) һәм муниципаль контроль алып барганда юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр хокукларын яклау турында» 294-ФЗ Федераль закон таләпләренә, шулай ук  «Контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеге реформасы» Приоритет программасына ярашлы рәвештә, 2017 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясенең хокук куллану практикасы нәтиҗәләрен халык катнашында карау булачак. Чара уздыру урыны: Казан Федераль Университетының Икътисад һәм финанс институты актлар залы (Казан шәһәре, Бутлеров ур., 4нче йорт).

 


21
апрель, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Татарстан Республикасы дәүләт заказы, инвестицион эшчәнлек һәм регионара элемтә буенча Агентлык» ДУП (алда - «Дәүләт заказы буенча агентлык» ДУП) белән бергә атна саен түбәндәге темалар буенча уку семинарлары уздыра.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International