Россия Федерациясе Хөкүмәтендә региональ закупкалар алып барганда җирле товар җитештерүчеләр эшчәнлеген җиңеләйтүче контракт системасы турында законнарны үзгәртү буенча тәкъдимнәр кертелде. Ярашлы инициативалар 20 апрельдә Красноярск икътисади форумында булган «РФ субъектлары дәүләт закупкалары» панель дискуссиясендә катнашучылар карады. Дискуссиядә эшмәкәрләрнең җәмәгать берләшмәләре, монополиягә каршы органнар вәкилләре, кайбер регионнардан дәүләт агентлыклары, кече һәм урта предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.
Дискуссия модераторы – закупкалар буенча җәмәгать омбудсмены Сергей Габестро сөйләвенчә, 2016 елда илдә дәүләт һәм корпоратив закупкалар күләме 32 трлн сумга – Россия ВВПсының дүрттән бер өлешенә җиткән. Закупкаларга ярты миллион юридик зат керә ала, бу гомуми санның 10 проценттан азрагын тәшкил итә (5,6 млн). Бу ситуацияне үзгәртү өчен предприятиеләрнең күп өлеше контракт системасы буенча торгларда катнашу мөмкинлеге алырга тиеш, чөнки ул ил икътисады үсешен стимуллаштырачак.
«Татарстан Республикасы дәүләт заказы, инвестицион эшчәнлек һәм регионара элемтә агентлыгы» ДУП генераль директоры Яков Геллер үз чиратында җирле бизнесны квоталар түгел, ә товарлар һәм хезмәтләр сертификациясе үсеше белән бәйле квалификациягә кадәрге механизмнарын булдыру үстерәчәк.
Дискуссиядә катнашучылар тулаем алганда гамәлдәге дәүләт закупкалары контракт системасын камилләштерү фикере белән килеште. Формаларның берсе – Россия Федерациясе субъектлары компанияләренә преференцияләр. Шул ук вакытта бу инициатива КЭФның башка мәйданчыкларында да каралачак. Красноярск форумында әйтелгән тәкъдимнәр, Россия Федерациясе эшмәкәрләре хокуклары буенча уполномоченный Борис Титовның ил Президентына әзерләгән һәм аннан соң федераль власть органнарына йөкләмәләр бирү өчен нигез булып торучы доклад әзерләгәндә кулланылачак.
Җентекле мәгълүмат түбәндәге сайтта: http://www.krasnoforum.ru/news/747