Татарстан Республикасы эшмәкәрләрен «Эшмәкәрлек мәктәбе» бушлай тренингына чакырабыз

2017 елның 21 апреле, җомга

2017 елның  24еннән 28 апрельгә кадәр «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» НО эшмәкәрләр өчен  «МСП Корпорациясе» АҖ эшләгән «Эшмәкәрлек мәктәбе» бушлай тренингын оештыра.

Тренинг «Эшмәкәрлек мәктәбе» тренингы гамәлдәге эшмәкәрләр өчен каралып, бизнесны үстерүгә һәм предприятие белән идарәне камилләштерүгә, шулай ук бизнесның финанс һәм  производство күрсәткечләрен яхшыртуга юнәлтелгән.

Тренингны «МСП Корпорациясе» АҖ базасында әзерлек узган сертификацияләнгән тренер Дмитрий Долгов уздыра.

 «Эшмәкәрлек мәктәбе» тренингын уздыру нәтиҗәсе булып гамәлдәге  предприятиене тулы анализлау һәм бизнес идарәсе системасы үсеше буенча эшмәкәрнең алдагы гамәлләрен планлаштыру тора.

Тренинг Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында түбәндәге адрес буенча уздырыла: Мәскәү ур., 55нче йорт. Тренингта катнашырга теләгән эшмәкәрләрнең 43(5249090) телефоны буенча шалтыратулары, яисә    cpp.rt@yandex.ru   электрон адресына хат язулары сорала.  Анда исем-фамилияне  һәм әтисенең исемен, телефон номерын, оешма исемен язарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International