Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында фәнни-тикшеренү, тәҗрибә-конструкторлык һәм Татарстан Республикасының гражданлык билгеләнешендәге технологик эшләр дәүләт заказчылары өчен семинар-практикум булды. Семинарны Татарстан Республикаксы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов ачты.
Семинарда министрлыклардан һәм ведомстволардан дәүләт заказчылары вәкилләре катнашып, аның кысасында НИОКР өлкәсендә норматив-хокукый үзгәрешләр һәм яңалыклар, Татарстан Республикасында фәнни-техник эшчәнлек нәтиҗәләрен исәпләү һәм саклау регламенты һәм тәртибе, шулай ук Татарстан Республикасында НИОКРны финанслауны алып бару тәртибе мәсьәләләре каралды.
Семинарның йомгаклау өлешендә НИОКР исәпләү һәм саклау Бердәм системасы Интернет-порталында эшләү буенча өйрәнүләр уздырылды.