Кичә, 20 июньдә, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында составында «Тыва Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Рәисе урынбасары, Чеди-Хольск муниципаль районы хакимияте рәисе Сергек Хертек, «Тыва Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе башкарма директоры Ривал Опай-оол һәм Тандинск муниципаль районы хакимияте рәисе Евгений Овсянников булган Тыва Республикасы делегациясе белән очрашу булды.
Очрашуны Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов алып барып, ул 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше Стратегиясен гамәлгә ашыру кысасында Татарстан Республикасы бизнесын яклау институтлары һәм сәнәгать инфраструктурасы торышы һәм үсеше мәсьәләләренә кагылышлы сорауларга җентекләп җавап бирде. Кунаклар Татарстан Республикасы сәнәгать һәм индустриаль парклар инновацион үсеше, кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади стратегиясен эшләү тәҗрибәсе белән кызыксынды.
Тыва делегациясенең Татарстан Республикасы икътисад министрлыгына шушы визиты кысасында алар шулай ук «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» НОда булды.