Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәсе хокукларын бозган өчен компенсация күләмен билгеләү тәртибен ачыклаучы федераль закон проектын Дәүләт Думасына кертү турында күрсәтмәгә кул куйды.
Закон проекты белән бер гамәл белән берничә интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәсе һәм индивидуальләштерү средствосы хокукын бозган өчен компенсация күләмен һәр хокуксыз кулланылган нәтиҗәне суд билгеләргә тиешлеге карала. Шул ук вакытта, әгәр интеллектуаль эшчәнлекнең һәм индивидуальләштерү средствосының ярашлы нәтиҗәләренә хокуклар бер һәм берничә хокукка ия булучыга кагылса, хокук бозуның нәтиҗәләрен һәм характерын исәпкә алып, хокук бозган өчен
компенсациянең гомуми күләме суд тарафыннан РФ ГК билгеләгән чикләрдән кимрәк булырга мөмкин, әмма бер хокук бозган өчен компенсациянең минималь күләменнән ким булмаска тиеш (10 мең сум).
Болардан тыш, закон проекты белән компенсация күләмен билгеләгәндә судның интеллектуаль хокукларның бозу санын да исәпкә алуы карала.