2017 елга Татарстан Республикасы территориясендә үз эшчәнлеген алып баручы Татарстан Республикасы зур, икътисади һәм социаль мәгънәгә ия булган (система төзүче) предприятиеләре һәм оешмалары исемлеге расланды

2017 елның 21 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы  Министрлар Кабинетының 2017 елның 20 июнендәге 1363нче-р күрсәтмәсе белән 2017 елга Татарстан Республикасында үз эшчәнлеген алып баручы  Татарстан Республикасының зур, икътисади һәм социаль мәгънәгә ия булган предприятиеләр һәм оешмалар исемлеге расланды.

Исемлеккә икътисад секторында эшчәнлек алып баручы 393 оешма кертелгән. Исемлек әзерләнгәндә компаниянең еллык күрсәткечләре, персоналның саны, өстәлгән бәясе, оешманың капиталы һәм резервлары, шулай ук базардагы өлеше һәм Татарстан Республикасында социаль-икътисади тотрыклылыгына тәэсире исәпкә алынган.

Оешмалар исемлеге ел саен яңартыла. Исемлек белән эш оешмаларның финанс-икътисади торышына мониторинг ясау һәм негатив факторларны вакытында табу, дәүләт ярдәме күрсәтү инструментларын эшләү, социаль-икътисади  тенденцияләрнең тотрыклылыгын булдыру һәм негативлыгын минимизацияләү максатыннан үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International