"Изоляцияле труба заводы" АҖ компаниясенә социаль-икътисадый үсеше алдан баручы "Яр Чаллы" резиденты статусы бирелде

2017 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

"Изоляцияле труба заводы" АҖ компаниясе Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясенең монопрофильле муниципаль берәмлекләре (моношәһәрләр) территорияләрендә төзелә торган Социаль-икътисадый үсеше алдан баручы территорияләр резидентлары реестрына кертелде һәм социаль-икътисадый үсеше алдан баручы "Яр Чаллы" территориясенең 15 нче резидентына әверелде. Федераль законнар нигезендә аталган реестрга язу кертелгән датадан башлап юридик зат социаль-икътисадый үсеше алдан баручы территория резиденты булып таныла.

"Изоляцияле труба заводы" АҖ "Елына 72 000 тонналык куәт белән корыч трубалар җитештерүнең энергия ягыннан нәтиҗәле автоматлаштырылган технологияләрен эшләү һәм елына 46 000 тоналлык куәт белән корыч трубаларга ышанычлылыгы арттырылган яклагыч каплама каплау" инвестиция проектын тормышка ашыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International