ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Кластерлар һәм технопарклар ассоциациясе II "Сәнәгый Россия 4.0. Санлы икътисад юлында" гамәли конференциясен уздырды.

Конференциянең максаты Россия сәнәгатенең алдан баручы территориаль-тармак үсешенә һәм "санлы икътисад" дәверендә аның көндәшлеккә сәләтле булуын тәэмин итүгә алымнар эшләүдән гыйбарәт иде.

Конференциядә федераль бюджет акчасы хисабыннан төзелгән сәнәгый-җитештерү тибындагы махсус икътисад зоналарының инфраструктура объектларын тулысынча эшләтүне тәэмин итү һәм өстенлекле мәйданчыклар сыйфатында күрсәтелгән махсус икътисад зоналары территорияләрендә җитештерү куәтләрен локальләштерү буенча эш төркеменең чираттагы утырышы булды.

"Сәнәгый Россия 4.0. Санлы икътисад юлында" конференциясендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов катнашты.

8 ноябрь көнне УФАС киңәшмәләр залында Татарстан Республикасында көндәшлекне үстерүгә булышу буенча Чаралар планын ("юл картасын") тормышка ашыру буенча чираттагы киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин катнашты.

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы һәм Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы вәкилләре белән берлектә 2017 елга План күрсәткечләрен үтәү буенча агымдагы хәлләр турында сөйләшенде, 2018 елга аерым чараларга төзәтмәләр кертү буенча тәкъдимнәр каралды.

Икътисадый үсеш министрлыгында махсус икътисад зоналарының (МИЗ) инвестиция ягыннан кызыклы булу рейтингы күрсәтелде. Экспертлар сәнәгый-җитештерү һәм техник-гамәлгә кертү тибындагы иң яхшы зоналарны билгеләде.

Рейтинг лидеры булып "Дубна" МИЗ танылды. Икенче урында – "Алабуга" МИЗ (Татарстан Республикасы), өченчедә – "Липецк" МИЗ. Лидерларның беренче бишлеген "Санкт-Петербург" МИЗ һәм "Иннополис" МИЗ (Татарстан Респуликасы) йомгаклый.

Махсус икътисад зоналары буенча бизнес-навигатор инвесторга бирелә торган ташламаларны һәм иң кулай мәйданны сайларга булышачак. Аны Кластерлар һәм технопарклар ассоциациясе әзерләгән. Җыентыкта сәнәгый-җитештерү һәм техник-гамәлгә кертү тибындагы барлык махсус икътисад зоналары турында актуаль мәгълүмат тупланган.


7
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 23 ноябрендә Мәскәү шәһәрендә узачак "InRussia" конференциясе, – чит ил компанияләренең бизнесны интенстив үстерү, Россиядә җитештерүне локальләштерү һәм инновацияләрне үстерү мәсьәләләре турында сөйләшү өчен уникаль эш платформасы.
Конференциядә халыкара корпорацияләр һәм Россиянең бизнес вәкилләре, бизнес-ассоциацияләрнең һәм әйдәп баручы эксперт оешмаларының җитәкчеләре, хакимият органнары һәм төбәкнең үсеш корпорацияләре, инвестиция компанияләре һәм финанс оешмалары вәкилләре катнашачак.

Үткәрелү урыны: Мәскәү ш., Новинский бульвар, 8, 2 кор.LOTTE HOTEL

"InRussia" турында тулырак  www.inrussia.pro  сайтында.

"InRussia" турында буклет

"Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды" КБО Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге Татарстан Республикасының экспортка юнәлеш алган кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләренә хәбәр итә: Россия экспорт үзәгенең (РЭҮ) компанияләр төркеме Россиядә азык-төлек продукциясен җитештерүчеләргә ярдәм итүнең яңа социаль программасын башлап җибәрә.  Чит илдә даими нигездә эшләүче, Россиянең азык-төлек үрнәкләре белән күрсәтмә-дегустация павильлоннары ачылачак. Павильонда катнашырга чакырабыз.
Павильоннар эшендә катнашу өчен гариза тутырырга һәм документлар (төп нөсхәләрен һәм электрон рәвештә) җыелмасын тапшырырга кирәк. РЭҮ https://www.exportcenter.ru/services/subsidirovanie/pavilony/ сайтында гариза бланкын алырга һәм тутырырга, кирәкле документларның исемлекләре белән танышырга мөмкин.
Катнашуда мәнфәгатьле эшкуарлардан тутырылган гаризаларны һәм документларны ТР Экспортка ярдәм үзәгенә tatexport@yandex.ru электрон почтасы аша җибәрүләре сорала, белешмәләр өчен телефон: (843) 524-76-70.
 


3
ноябрь, 2017 ел
җомга

Кичә Казанда, ТР Фәннәр академиясе мәйданчыгында, “РФ төбәкләренең тышкы элемтәләре. Татарстан Республикасы тәҗрибәсе” дигән халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды. Ул Татарстанның чит илләр белән рәсми элемтәләренең 25 еллыгына багышлана.

 


2
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин РФ Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет әгъзалары белән очрашты.

 


1
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстанда 2025 елга кадәр Иделне чистарту буенча төбәкнең өстенлекле проекты чараларын гамәлгә ашыруга 15,9 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Шул исәптән федераль бюджеттан - 8,6 млрд, республиканыкыннан - 6,1 млрд һәм 1,2 млрд - бюджеттан тыш чыганаклардан. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Абделганиев хәбәр итте.

 

Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды тарафыннан 2017 елда 43 муниципаль берәмлектә 3676 тикшерү уздырылган. Нәтиҗәдә, 17муниципаль берәмлектә куркынычсызлык техникасын бозуның 54 факты ачыкланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Киңәшмә барышында Ирек Фәйзуллин 2017 елда күп фатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру турында җиткерде. 2017 елда Кыска сроклы планны тормышка ашыру 232 мең 145 кешенең имин һәм яхшы яшәү шартларын тәэмин итәргә тиеш. Барлыгы гомуми мәйданы 6,2 млн кв. метр булган 991 күпфатирлы торак йорт төзекләндереләчәк.

Капиталь төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру өчен республика бюджетыннан 1 млрд 346 млн 275,7 мең сум акча бүлеп бирелгән, бу программа өчен каралган Татарстан акчаларының гомуми күләменең 100%ын тәшкил итә. ТР ТКХ фондына җирле бюджеттан 1 млрд 65 млн 851 мең сум сум акча күчерелгән. , бу тиешле финанс күләменең 99,59%ын тәшкил итә.

Алга таба министр мәгариф учреждениеләрен капиталь төзекләндерүнең барышы турында сөйләде. Гомуми белем бирү мәктәпләре буенча 29 пландагы объектның 28ендә эшләр төгәлләнгән. Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының барлык 110 объектында, шулай ук балалар сәламәтләндерү лагерьларында да эшләр тәмамланган.

Мәдәният объектларында капиталь төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә.

2017 елда Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә амбулатор-поликлиника учреждениеләрен капиталь төзекләндерү каралган. 2 ноябрьгә шуларның 4есендә эшләр тәмамланган.

Республикада 2018 елга республика программаларын формалаштыру дәвам итә, дип билгеләде Ирек Фәйзуллин. Ул кыскача 2018 елга тармаклар буенча программаларны формалаштыру мониторингының ничек башкарылуы турында мәгълүмат бирде.

Дөньяның төрле илләрендә бизнес алып баруның иминлекле шартларын ачыклаучы Doing Business рейтингында Россия Федерациясе 40 нчы урыннан 35 нче урынга менде. 

Быел Россия рейтингта Белоруссияне, Казакъстанны, Словакия белән Словенияне узды. БРИКС илләре арасында Россия, КАР, Кытай, Һиндстан, Бразилия илләрен узып, беренче урында.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International