Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хәбәр итә: 2017 елның 13-16 ноябрь көннәрендә Мәскәү шәһәрендә Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәмендә Җитештерүчәнлек лидерларының II Россия конгрессы (алга таба – Конгресс) уздырылачак.
Конгресс (элек Россия Линн-форумы – 2006-2015 елларда) хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм җитештерү системаларын җәелдерү буенча иң яхшы идарә тәҗрибәләре буенча тәҗрибә уртаклашуның әйдәп баручы мәйданчыгы булып тора. Конгресс программасында "Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру: иң яхшы идарә тәҗрибәләре" пленар утырышы, семинарлар, сессияләр, тренинглар, мастер-класслар, шулай ук Хезмәт җитештерүчәнлеге лидерлары конкурсының (алга таба – Конкурс) ярышлар программасы планлаштырылган, ул 2011 елдан башлап үткәрелә һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча иң яхшы идарә тәҗрибәләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Конгрессны оештыручы – "Лиин-форум. Сакчыл җитештерү профессионаллары" төбәкара иҗтимагый хәрәкәте (т. 8 800 2000 915, profi@leanforum.ru, www.leanforum.ru).