ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2018 ел
шимбә

2017 елның IV кварталы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы КФҮ челтәре эшчәнлеге оештырылуның нәтиҗәлелеге югары булган төбәкләр исемлегенә керде. Рейтингларны Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тәкъдим итә. Нәтиҗәләр "Киләчәк КФҮ. Актуаль мәсьәләләр һәм аларның хәл ителеше" VII Бөтенроссия семинар-конференциясе барышында игълан ителде.  

 


30
март, 2018 ел
җомга

Лизинг-грантны ничек алу, микрофинанс оешмалары, дәүләт ярдәме чаралары турында, бизнесны ничек башлап җибәрү хакында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белгечләре сөйләячәк. 2 апрельдә Эшкуар йортында 12.00 алып 17.00 кадәр Ачык ишекләр көне була (адресы: Казан ш., Петербург ур., 28 нче й.). Эшмәкәрләргә шулай ук юридик, бухгалтерлык, салым консультацияләре биреләчәк, һәм алар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алачак.

 Чара республиканың җәмәгатьчелекне кабул итү кысаларындагы элемтә каналларының берсе булып тора. Мәсьәләләрне тиз арада хәл итү өчен шулай ук кайнар линия телефоны  (843) 524-90-90.


29
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева Алабугага барып кайтты, анда ул шәһәр мохите сыйфатын яхшыртуны да максат иткән "Моношәһәрләрне комплекслы үстерү" программасының гамәлгә ашырылуы белән танышты. Программаның максат күрсәткечләренең берсе "Көндәлек көнкүрешне төзекләндерүгә биш адым"ны гамәлгә ашырудан гыйбарәт. 

Казан кооператив институтында WorldSkills  стандартлары буенча вузлар арасында сайлап алу чемпионаты ачылуга багышланган "Яңа буын кадрлары" темасына түгәрәк өстәл булды. Анда хәрәкәт партнерлары һәм экспертлары, "Эшкуарлык", "Туризм" һәм "Экскурсия хезмәтләре күрсәтү" компетенцияләре буенча конкурсантлар катнашты.

Түгәрәк өстәл вакытында хәрәкәт модульләренең һәм вузара конкурсларның конкурс биремнәре эчтәлекләренә бәйле мәсьәләләр күтәрелде. Егет-кызларга республикада бизнесны үстерү турында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы "Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге" ДКУ җитәкчесе Равил Сираҗиев сөйләде. Ул аларга яңа эшкуарлык компетенцияләрен үзләштерүдә уңышлар теләде. Конкурсантлар исә WorldSkills хәрәкәте аларга һөнәргә, аның асылына тирәнрәк төшенергә һәм аны практика ягыннан танып белергә булыша, дип билгеләп үттеләр.

 

Өфедә Россия Икътисадый үсеш министрлыгының "Россия төбәкләрендә инвестиция эшчәнлеге.  Инвестиция проектларын гамәлгә ашырганда "бер тәрәзә" системасын төзү" темасына күчмә эш киңәшмәсе булды Төбәкләрдә бизнесны үстерү мәсьәләләре турында фикер алышынды, банклар белән эшкуарлар арасындагы багланышларны җайга сала торган законнардагы проблемалар, инвестиция проектларын гамәлгә ашыру механизмнары каралды. Россия Президенты Владимир Путин үзенең Федераль Собраниегә Юлламасында "Россия икътисадын үстерү чыганакларының берсе инвестицияләрне арттырудан гыйбарәт", дип билгеләп үткән иде, шулай ук эшкуарларны борчый торган төп проблемаларның берсе дип финанс ресурсларыннан файдаланудагы кыенлыкларны күрсәткән иде. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен Татарстанда инвестиция проектларын "бер тәрәзә" режимында тәэмин итү системасы эшли.


28
март, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Мәскәүдә Россия Икътисадый үсеш министрлыгы коллегиясе булды. 2017 елга йомгак ясадылар, быелга һәм якын перспективага планнар турында фикер алыштылар.  "Икътисадый үсеш министрлыгы өчен иң мөһиме – инвестицияләр. Бизнес өчен булган гаять зур мөмкинлекләрнең миллионлаган кеше өчен акча эшләүнең реаль ысулына әверелүе мөһим", – дип билгеләп үтте Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев.

Инфраструктураны үстерү Россиянең икътисадый үсешен тизләтү өчен төп мәсьәлә булып тора, дип белдерде РФ Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы Максим Орешкин: "Хәзер Татарстанда башкарыла торган барлык эшләр – булган инфраструктурадан нәтиҗәле файдалану ул". Коллегиядә Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев аңлатканча, республикада "Алабуга", "Иннополис" махсус икътисадый зоналары уңышлы эшли, Россиядә беренчеләрдән булып төзелгән "Чаллы" ТОСЭР,  якынча 2 мең эш урынын тәэмин итеп, үзенең нәтиҗәлелеген исбатлап өлгерде инде. бер-берсенә бәяләнгән инвестиция  һәм инфраструктура проектлары комплексы Россия Хөкүмәте тарафыннан расланган "ИнноКам" Концепциясендә каралган, – дип хәбәр итте министр. 

Бүген Дәүләт Советының Кече залында парламент тыңлаулары узды, анда депутатлар һәм республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре эшкуарларның актив катнашында Татарстанда кече һәм урта бизнесны үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

ТРда кече һәм урта эшкуарлыкны (КУЭ) үстерү турындагы төп доклад белән республика икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин чыгыш ясады.  Республикада якынча 170 мең КУЭ субъекты эшчәнлек  алып бара, узган елда аларның гомуми әйләнеше 1,7 триллион сумга җитте.

 

29 мартта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы була. Анда "2015 – 2020 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру" дәүләт программасы чараларының 2017 елда үтәлеше мәсьәләсе каралачак.

 


27
март, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев һәм "Моношәһәрләрне үстерү фонды" коммерциягә карамаган оешмасы вәкилләре Түбән Камада һәм Чаллыда булып кайттылар. Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм Моношәһәрләрне үстерү фонды директорының беренче урынбасары Сергей Карпов кулланылышка тапшырылуы бу елның ахырына планлаштырылган "Түбән Кама" сәнәгать паркы белән танышып чыктылар, "Пионер" индустриаль паркында булдылар.

 

Сәнәгать паркларын үстерүгә Татарстан Републикасының карашы иң яхшы тәҗрибәләрнең берсе буларак тиражланырга лаеклы, дип саныйлар Россия Икътисадый үсеш министрлыгында.  Төгәл бүлеп бирелгән территориядә КУЭ өчен яңа производстволар төзү һәм үстерү өчен максималь уңайлы шартлар тәэмин ителә. Республикада сәнәгать мәйданнарын төзү тәҗрибәсе белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин уртаклашты. Мәскәүдә 2018 елда бюджетларына кече һәм урта эшкуарлыкка, крестьян хуҗалыкларын кертеп, дәүләт ярдәме күрсәтүгә, шулай ук яшьләр эшкуарлыгына ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыруга субсидияләр бирелә торган Россия Федерациясе субъектлары чараларын карау һәм килештерү комиссиясе утырышы булды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International