ТР Икътисад министрлыгында Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы була

2018 елның 28 марты, чәршәмбе

29 мартта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы була. Анда "2015 – 2020 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру" дәүләт программасы чараларының 2017 елда үтәлеше мәсьәләсе каралачак.

Утырыш барышында шулай ук Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе тарафыннан Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының һәм Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарының 2017 елда коррупциягә каршы тору чараларның  гамәлгә ашырылуы турындагы белешмәләренә ясалган анализ йомгаклары буенча әзерләнгән күзәтү турында фикер алышыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International