ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2018 ел
сишәмбе

Татарстанда Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне һөнәри яктан яңадан әзерләү буенча Россиядә тәүге "Территорияләрне стратегик үстерү" программасы эшли башлады. Республиканың төрле районнарыннан  гыйбарәт дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрдән гыйбарәт  30 кешелек төркем укуга кереште. Программа Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган һәм 500 академик сәгатькә исәпләнелгән.

 


26
март, 2018 ел
дүшәмбе

Эшкуарларның уңайлыгы өчен Икътисад министрлыгында республика җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе эшли башлады, ул берничә элемтә каналын үз эченә ала. Хәзер Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев белән аралашу өчен, кайнар линия телефоныннан һәм Гражданнарны кабул итү көненнән тыш, Telegram мессенджеры эшли башлады.


23
март, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасы Швейцариядән бизнес һәм капитал җәлеп итүгә карата кызыксыну белдерә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Швейцария - Татарстан» эшлекле форумында шул хакта белдерде.

Россия җитәкчелеге чит илдәге партнерлар белән конструктив эшчәнлек җәелдерергә ниятли. «Әлеге визит Татарстанның Швейцария компанияләре белән хезмәттәшлеген үстерүгә яңа динамика өстәр дип өметләнәбез», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов нефть химиясе, машина төзелеше, ИТ-технологияләр, медицина һәм фармацевтика, авыл хуҗалыгы, төзелеш, транспорт, инфраструктура проектлары, шулай ук башка өлкәләрдәге хезмәттәшлекне өстенлекле юнәлешләр рәтендә карый. 

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рөстәм Миңнеханов Швейцариягә эш сәфәре кысаларында Вале кантонының Икътисадый үсеш департаменты җитәкчесе Жильбер Лоретан белән очрашты. 

Вале кантоны Швейцариянең алдынгы төбәкләренең берсе. Анда нефть эшкәртү, алюминий, химия, агач эшкәртү, целлюлоза-кәгазь cәнәгате, кара металлургия, машина төзелеше һәм башка өлкәләрдәге предприятиеләр бар. Авыл хуҗалыгы да Вале кантонында мөһим тармак, аеруча эре мөгезле терлек һәм сөт терлекчелеге уңышлы. 

Кантондагы иң эре предприятиеләрнең берсе - "Лонза" химия продукциясе җитештерүче. Бүгенге көндә ул химия, биотехнологияләр, фармацевтика, азык-төлек, косметика, сәламәтлек саклау өлкәсен өчен продукция җитештерә. Барлыгы утыз илдә 40 заводы бар. Мәскәүдә дә "Лонза" вәкиллеклеге эшли. 

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Женевага (Швейцария) эш сәфәре кысаларында берничә эшлекле очрашу уздырды. Татарстанның эшче төркеме составында – икътисад министры Фәрит Габделганиев.

Татарстан Президенты Германиянең Кече һәм урта бизнес ассоциациясе җитәкчелеге белән очрашты. Европаның бу эре оешмасы 600 меңнән артык компанияне берләштерә, аларның гомуми сәүдә әйләнеше  $1 трлн. чамасы. Бүген Ассоциация 11 млн. артык кеше мәнфәгатьләрен яклый, шулай Россиягә каршы санкцияләргә каршы актив чыгыш ясый.  Россия белән Германия арасындагы проектлар бизнесын үстерүгә ярдәм итү өчен Россиядә офислар ачарга җыена. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Германия – Татарстанның чит илләрдәге төп партнерларының берсе. Ил республикага инвестицияләр күләмендә зур өлешкә ия. Очрашу барышында яклар Германия белән Татарстан Республикасы бизнес-даирәләре арасында эшлекле элемтәләрне ныгыту мәсьәләләрен карадылар. Ассоциация җитәкчелеге Казанда үзенең төбәк вәкиллеген ачарга теләвен белдерде.    

 

2018 елның 22 мартында Казанда Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Укыту-методика үзәгендә IV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булды. Аның темасы "Конкуренцияне үстерү буенча дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру механизмы буларак икътисадый концентрацияне контрольдә тоту" дип билгеләнгән иде.

Конференция эшендә Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең (МКФХ)  үзәк аппараты һәм аның территориаль органнары вәкилләре, башка дәүләт һәм региональ хакимият органнары, фәнни һәм педагогик җәмәгатьчелек вәкилләре, экспертлар һәм эшкуарлар катнашты.

 

"Перспектива" гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү һәм аларга өстәмә белем бирү ресурс үзәге  Кама Аръягы территориясендәге коммерциягә карамаган оешмалар җитәкчеләре белән "Грант хисаплылыгы" темасына адреслы мәгълүмати ярдәм күрсәтү буенча эшлекле очрашулар циклын башлап җибәрә. Беренче эшлекле очрашу Түбән Каманың Халыклар дуслыгы йортында быелның 23 мартында 15.00 сәгатьтә (Химиклар проспекты, 74Б) була.
Әлеге очрашулар кысаларында грант бирүче оешмаларга хисап төзү үзенчәлекләре, мондый документларның формалары, шулай ук аларны тапшыру сроклары каралачак.

 


22
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасының юл төзелеше өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре делегациясе иң эре чараларның берсе булган INTERTRAFFIC AMSTERDAM 2018 уза торган Амстердам шәһәрендә бизнес-миссия үти.

 

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында "Россия төбәкләрендә ивестиция эшчәнлеге. Инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен "Бер тәрәзә" булдыру" темасына семинар узды. Анда инвестиция эшчәнлегенә дәүләт ярдәме белән гамәлгә ашыру планлаштырыла торган инвестияция проектларын тәэмин итү механизмнары, аларны сайлап алу һәм гамәлгә ашыру этаплары, шулай ук килешүләр төзү һәм инвестиция проектларын гамәлгә ашыруның юллар картасы турында фикер алышынды.

Семинарда доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов, Конкурсның Оештыру комитеты рәисе урынбасары Олег Ховалкин, шулай ук "Саклык банкы" ГАҖ вәкиле Михаил Юрков һәм "ВСК" САҖ Корпоратив иминләштерү үзәгенең Казан филиалы вәкиле Светлана Луговнина чыгыш ясады.

 

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев заказчылар исемлеген киңәйтү турында күрсәтмәне имзалады, алар кече һәм урта эшкуарлык (КУЭ) субъектларының сатып алуларда мәҗбүри катнашуын күз алдында тотарга тиеш. Документ хөкүмәт сайтында басылып чыккан.

"Сатып алулар буенча планнарның КУЭ субъектларының сатып алуларда катнашуы буенча таләпләргә туры килү-килмәвен бәяләү үткәрелә торган төгәл билгеле заказчылар исемлекләренә региональ һәм федераль дәрәҗәдәге 600 артык заказчы өстәлде", – дип күрсәтелгән күрсәтмә аңлатмасында.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International