Төзелеш һәм бизәү материаллары, сантехника, керамикадан плитә, ишекләр, идән җәймәләре, кәрнизләр, ут һәм электр техникасы продукциясе, фасадлар, түбәләр, техника һәм эш кораллары. Мәскәүдә MosBuild/WorldBuild Moscow 24 нче халыкара төзелеш һәм бизәү материаллары күргәзмәсе бара. Ул дөньяның төзелеш һәм интерьер буенча иң эре күргәзмәләре бишлегенә керә.
2018 елның 20 апрелендә Мәскәүдә Мәскәү технология университеты базасында "Интеллектуаль милек базары аша инновацион үсеш" Х юбилей Халыкара форумы булачак.
Халыкара Форум ел саен үткәрелә һәм үзенә һәрвакыттагыча Евразия икътисад берлеге (ЕАИБ) һәм БДБ барлык илләреннән делегацияләрне җыя. Моннан алдагы Форумнар чараларында дөньядагы 18 илдән 2500 артык вәкил катнашкан.
Эшкуар йорты кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен уку-укыту программалары сериясен кабат башлап җибәрә. Апрельдә төрле темаларга 15 артык лекция һәм семинар булачак. Катнашу өчен 8 (843) 222 90 60 (доб. 301) телефоны аша теркәлергә яки Dom_pred@mail.ru электрон почтасына үзегез турында белешмәләр юлларга кирәк.
Бүген Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев Республикада конкуренцияне арттыру стандартының барлык таләпләренең гамәлгә ашырылуы турында сөйләде, конкуренцияне региональ дәрәҗәдә арттыруның төп юнәлешләрен билгеләп үтте һәм башка төбәкләр белән тәҗрибә уртаклашты. Казанда "Россия Федерациясе субъектларында конкуренцияне арттыру стандартын кертү. Йомгаклар. Бурычлар" семинар-киңәшмәсе узды.
Илнең потенциалын арттыру, экспорт эшчәнлегенә региональ бизнесны җәлеп итү, төп проблемаларның җыелмасын билгеләү. "Россиядә эшләнгән" региональ трегы үз алдына әнә шул бурычларны куя. 12 апрельдә ул Казанда Эшкуар йортында узачак (Петербург ур., 28 нче й.) Эшмәкәрләр өчен ми күнекмәләрен бирүне, борчыган мәсьәләләрне хәл итүдә һәм бердәй якын килүне билгеләүдә ярдәм итүне Россия экспорт үзәге үз өстенә ала. Экспортка ярдәм итү чаралары турында Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев сөйләячәк.
Социаль проект командасын ничек оештырырга, ни өчен кешеләрнең социаль проектларда катнашасылары килә, аларны ничек җәлеп итәргә, һәм аларның эшен ничек уңайлы һәм даими итәргә. Бу хакта 4 апрельдә Алабугада коммерциягә карамаган оешмалар вәкилләре өчен үткәрелә торган семинарда сөйләячәкләр. "Команда белән бергә идарә итү" темасына багышланган семинарның алып баручысы итеп "Союз Добрых Сердец" автоном коммерциягә карамаганоешмасы җитәкчесе Надежда Байдакова билгеләнгән, һәм ул үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашачак.
Дистәләгән бизнесмен һәм йөзләгән хәл ителгән мәсьәлә. Бүген Эшкуарлар йортында (Казан ш., Петербург ур., 28) Ачык ишекләр көне үтте. 15 тән артык белгеч лизинг-грантны ничек алу, оешмаларны микрофинанслау, дәүләт ярдәме чаралары, бизнесны ничек башлау турында киңәшләрен бирде. Юридик сораулар, исәп-хисап, салымнар буенча ярдәм күрсәтелде. Мондый көннәр даими үткәреләчәк, дип басым ясады Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев. Аның сүзләренә караганда, 26 мартта үз эшен башлап җибәргән Эшкуарлар өчен республика җәмәгать кабул итү бүлмәсе үзенең уңай нәтиҗәләрен күрсәтте инде: "Кабул итү бүлмәсе эшкуарлардан килә торган сорауларның ихтимал булган каналларын системага салырга, аларны бер үзәккә тупларга мөмкинлек бирә. Бу бизнесменнарга тиз арада ярдәм итәргә мөмкинлек тудыра. Алга таба адым - омникаль платформа булдыру". Россиядә кече һәм урта эшкуарлыкның үсә башлавына 30 елга якын. Татарстанда шундый 170кә якын эшкуар исәпләнә. Бүгенге көндә Татарстан КУЭ субъектлары саны буенча Идел буе федераль округында 1нче урынны били.
Бүген "Сколково" Инновацияләр үзәгендә Икътисадый үсеш министрлыгының, Роспатент һәм "Сколково" Фонды идарәсенең уртак утырышы уздырылды. Утырышта цифрлы икътисадта интеллектуаль милек өлкәсе потенциалыннан файдалану буенча беренче чираттагы чаралар тикшерелде. Коллегияләрнең "Цифрлы эпохада интеллектуаль милек" дип аталган уртак утырышының рәисе сыйфатында Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры Максим Орешкин катнашты. Утырышта катнашучылар интеллектуаль милек өлкәсендә агымдагы вазгыять, һәм шулай ук интеллектуаль милекне цифрлы икътисадны үстерү инструменты буларак куллану проблематикасы буенча фикер алыштылар. Әлеге юнәлеш Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасында шиксез өстенлек буларак билгеләп үтелгән иде. Бәхәсләр барышында патент активлыгын арттыру буенча беренче чираттагы адымнар, һәм шулай ук Россия Федерациясе субъектларында цифрлы икътисадны һәм интеллектуаль милекне үстерү чаралары тәкъдим ителде.
"Евросиб СПб – транспорт системалары" компаниясе һәм "Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» коммерциягә карамаган партнерлыгы ассоциациясе (Иннокам) Стратегик партнерлык турында меморандумны имзаладылар. Документка кул кую Казанда TIAF supported by Automechanika 4 нче Халыкара Автокомпонентлар форумының пленар сессиясе кысаларында башкарылды.
Хезмәттәшлекнең максаты Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры территориясендә предприятиеләр һәм оешмалар арасында, шул исәптән фәнни-техник өлкәдә, хезмәттәшлекне үстерүдән, җитештерү эшчәнлеген диверсификацияләүдән һәм предприятиеләр үсешенә ярдәм итүдән, шулай ук техник үсеш һәм инновацияләр сәясәте юнәлешләрен билгеләүдән гыйбарәт.
2018 елның 30 маена кадәр "Төбәкләр – тотрыклы үсеш" еллык иҗтимагый премиясе" төбәк инвестиция проектлары конкурсының язгы сайлап алу этабына эшләр кабул ителә.
Конкурс кредитлауның һәм инвестицияләрне финанслашуның махсус шартлары тәэмин ителә торган инвестиция проектларын сайлап алганда, гамәлгә ашыруга әзерләгәндә һәм гамәлгә ашырганда "бер тәрәзә" моделеннән гыйбарәт.