Татарстан эшкуарлары социаль бизнесны үстерүгә 1,2 миллион сумлык грант алырга мөмкин

2018 елның 24 апреле, сишәмбе

Татарстанның  социаль бизнесны планлаштыручы яки гамәлгә ашыручы эшкуарлары "Навстречу переменам" фондыннан 1,2 миллион сумлык грант алырга мөмкин. Конкурсның төп шарты балаларны үстерү, укыту, тормышын һәм сәламәтлеген яклау өчен яңа мөмкинлекләр булдыруны максат иткән проектны презентацияләүдән гыйбарәт.

Катнашу өчен 15 июньгә кадәр  http://www.123formbuilder.com/form-3634996/- сайтында теркәлергә һәм эшне җибәрергә кирәк. Бу фондның хезмәткәрләре һәм волонтерлары, региональ бизнес-бергәлекләр, хакимият органнары, коммерциягә карамаган оешмалар вәкилләре 15 августка кадәр иң яхшы эшләрне сайлап алачак. Грантларга конкурслар да җиңүчеләрнең исемнәре ел ахырында игълан ителәчәк. Социаль ихтыяҗга ия 5 проектка һәркайсына 1,2 миллион сумлык грант биреләчәк.

Әлеге конкурсны "Навстречу переменам" балачак өлкәсендә социаль инициативаларга ярдәм фонды үткәрә. Ул үз төбәкләрендә балачак проблемаларына битараф калмый торган һәм аларны хәл итүдә инновацияле ысуллар уйлап таба торган кешеләргә һәм оешмаларга ярдәм итүне максат итә.

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International