Эшкуарларга үзләренең проектларын халыкара базарга ничек чыгарырга, тендерларда һәм аукционнарда ничек катнашырга, әзер бизнесны ничек сатарга һәм сатып алырга? Бу хакта бүген Татарстан Икътисад министрлыгында министр урынбасары Айрат Шәмсиев, «Govermedia Plus Canada Corp.» компаниясе генераль директоры Роланд Джозеф Бопп һәм «Говермедиа Плюс» ҖЧҖ директоры Илнур Бәдретдинов сөйләштеләр. Икътисад министрлыгының төп бурычы – кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү, дип хәбәр итте Айрат Шәмсиев. Якын арада хезмәттәшлек вариантлары турында, шул исәптән КУЭ предприятиеләре өчен субконтрактация өлешендә тулырак фикер алышачаклар.
Белешмә өчен: Татарстанның «Говермедиа Плюс» ҖЧҖ технология компаниясе – Канаданың «Govermedia Plus Canada Corp» холдингы кече компаниясе. Компания КУЭ субъектларын, югары технологияле инвестиция проектларын краудфандинг һәм венчур инвестицияләре ярдәмендә финанслауда ярдәм күрсәтә. Платформа инвесторлар белән акча эзләүчеләр арасында арадашчы булып тора.