ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2018 ел
җомга

18-35 яшьлек эшмәкәрләр "Автошәһәрнең яшь эшкуары - 2018" конкурсында катнаша алалар. Хәзер, чаллылылардан тыш, 21 районнан -  Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Тукай, Чирмешән, Чистай, Ютазы районнарыннан - килүчеләр үзләренең бизнес-идеяләрен тәкъдим итә алалар.

2018 елның 25 маенда Гомель шәһәрендә (Белорусь Республикасы) XV Гомель икътисадый форумы булачак.  Үткәрелү еллары эчендә Форум халыкара сәүдә-икътисад, инвестицион хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышу, озак вакытка исәпләнгән ышанычлы регионара һәм кооперацияләр партнёрлыгы элемтәләрен урнаштыру өчен башкалар тарафыннан танылган һәм абруйлы мәйдан була алды. 

Татарстан үзенең медицина өлкәсендәге эшләнмәләрен халыкара аренада күрсәтәчәк. Республика эшкуарларының товарлары һәм препаратлары KINE 2018 "Сәламәтлек саклау" 25 нче Казахстан Халыкара Күргәзмәсендә тәкъдим ителәчәк. Чара 16-18 май көннәрендә Алмата шәһәрендә узачак. Быелгы катнашучылар үз продукцияләрен 8 бүлектә тәкъдим итәчәк: 


19
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Хезмәттешлек итүнең мөмкин булган юнәлешләре турында бүген Мисыр Гарәб Республикасының Россия Федерациясендә Махсус һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ихаб Наср һәм Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев фикер алыштылар. Киңәшмә бүген Казанда, республиканың Икътисад министрлыгында узды. 

Бүген Республика Дәүләт Советында "Бердәм Россия" партиясе Төбәк сәяси советының Партия проектлары буенча комиссия утырышы үтте, анда бердәм россиялеләр партиянең проект эшчәнлегенең яңа юнәлешләре турында фикер алыштылар. 

Маркетинг эше нәтиҗәлелеге һәм интернет-сәүдәдә уңыш серләрен Казанда Branch Marketing IV уку-укыту форумында ачачаклар. Белем бирү B2C һәм B2B секторы интернет-кибетләре хуҗаларын һәм топ-менеджерларын, Интернет-сәүдә өчен сервис компанияләре хезмәткәрләрен,  e-commerce өлкәсе белән кызыксынучыларны күз алдында тотып оештырылган. 

"Проект Олимпы" бишенче юбилей проект эшчәнлегенә һөнәри идарә итү конкурсы игълан ителде. Анда федераль, региональ һәм муниципаль хакимият органнары, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр, дәүләт корпорацияләре, дәүләт катнашындагы компанияләр, коммерцияле һәм иҗтимагый оешмалар, шулай ук үз эшчәнлекләрендә проектлы идарә итү алымын куллана торган үсеш институтлары катнаша ала.


18
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Абсолют җиңүче һәм өч призер. "Технологик эшкуарлык" дисциплинаара күппрофильле олимпиадасын Татарстан укучылары командасы әнә шундый нәтиҗә белән төгәлләде. Интеллектуаль ярышлар креатив уйлый, фән һәм бизнес чигендәге бурычларны хәл итә алган, үз бизнес-проектларын төзергә, эре бизнес командаларының бер өлеше булырга яки үз тормышларын гамәли тикшеренүләргә багышларга планлаштыручы өлкән сыйныф укучыларын барлау һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә. 

Бүген Эшкуар йортында гражданнарны күчмә кабул итү булды. Кече һәм урта бизнес вәкилләре сорауларына Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Рөстәм Сибгатуллин җавап бирде. Эшкуарлар дәүләт ярдәме чаралары, лизинг-грантлар һәм икътисадый үсешкә ирешергә мөмкинлек бирә торган чаралар турындагы сорауларын бирделәр. 

Татарстанлылар үзләренең финанс грамотлылыгын Бөтенроссия финанс зачеты кысаларында тикшерә һәм эшкуарлык компетенцияләрендә сынап карый алалар. Тест 30 сораудан гыйбарәт. Аны узар өчен http://finzachet.ru сайтында авторизация үтәргә кирәк. 24 һәм аннан күбрәк сорауга җавап биргән катнашучы персональ  сертификат алачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International