Россия белән Европаның сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләре буенча фикер алышу 28-29 июнь көннәрендә Мәскәүдә IX Эшлекле партнерлар форумы кысаларында була

2018 елның 24 апреле, сишәмбе

Россия һәм Европа компанияләре вәкилләре 28-29 июньдә Мәскәүдә сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләре һәм актив хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышачак. Монда  "Россия – Европа: чикләрсез хезмәттәшлек" IX Эшлекле партнерлар форумы узачак. Әлеге чара илебезнең һәм чит ил эшкуарлары арасында тәҗрибә уртаклашу һәм потенциаль партнерларны табу максатыннан сөйләшүләр үткәрү өчен уңайлы урын булачак.

Катнашучылар беренче көндә сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләре, Россиядә бизнес алып бару, Россия субъектларының тышкы икътисадый эшчәнлегенә ярдәм итү, Европадагы кече компанияләрнең регионнарның конкуренциягә сәләтле булуын арттырудагы роле мәсьәләләре турында фикер алышачак. Форумның икенче көне компанияләр, Европа илләре инвестицияләрен җәлеп итү өчен Россиянең потенциаль инвесторлары һәм агентлыклары арасында сөйләшүләр уздыруга багышланачак.

Чара программасы белән сайтта танышырга мөмкин: https://www.regionomica-moscow.ru

ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International