2018 елның I кварталында 320 эш урыны һәм 300 артык миллион сум. "Теләче" сәнәгать паркы резидентлары эше белән бүген Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев танышты. Күп кенә предприятиеләр калдыклардан чын мәгънәсендә табыш ясыйлар. «Кряж» ҖЧҖ таушалган автомобиль шиналарын һәм резина техник эшләнмәләрне җыю, саклау һәм эшкәртү белән шөгыльләнә, процесс ахырында резина чүбе алына. Аннан «Созидание» ҖЧҖ төзелеш, сәнәгать һәм көнкүреш билгеләнешендәге резина өслекләр җитештерә, «Трак» ҖЧҖ аларны спорт һәм балалар мәйданчыкларына җәя. Полимер калдыкларны эшкәртү белән «Полигран» ҖЧҖ шөгыльләнә, продукциясе эре федераль сәүдә челтәрләрендә сатыла. Паркта шулай ук төрле билгеләнештәге металл ишекләр, металл конструкцияләр эшләнә, композитных материаллар, чәчәкләр үстерү өчен сәнәгать теплицалары җитештерелә. Планнарда - сәнәгать шартларында балык (кармут – африка җәене) үрчетү һәм бәрәңгене тирән эшкәртү (бәрәңга крахмалын, коры бәрәңге боламыгын, «фри» бәрәңгесен җитештерү). Сәнәгать парклары кечкенә шәһәрләрдә һәм авыл районнарында эш белән тәэмин итүне саклап калуны, аларда яңа өстәлмә бәя булдыруны максат итеп эшли", – дип ассызыклады Фәрит Габделганиев. Эшкуарлар бизнеска ярдәм формаларын алга таба камилләштерү буенча үзләренең тәкъдимнәрен керттеләр.
Татарстанда Россиянең барлык сәнәгать паркларының 10% урнашкан, республикада бөтен илнең 30% артык резиденты теркәлгән.
ТР ИМ матбугат хезмәте