Бүген Мәскәүдә Файда алу һәм нәтиҗәлелек белән идарә итүгә ирешү стандартын, шулай ук Закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү куркынычын комплекслы профилактикалау стандартын кертү һәм куллану мәсьәләләренә багышланган семинар узды.
Семинар эшендә федераль башкарма хакимият органнары, бизнес-ассоциацияләр һәм экспертиза бергәлекләре вәкилләре катнашты. Стандартларның төп таләпләре, шулай ук аларны саклау өчен кирәкле чаралар һәм эш формалары турында фикер алыштылар.
Файда алу һәм нәтиҗәлелек белән идарә итүгә ирешү стандартында файда алу-алмауны һәм нәтиҗәлелекне бәяләүнең төп концептуаль аспектлары күрсәтелгән һәм мондый бәяләүнең югары сыйфатына ничек ирешеп булу, шулай ук бирелгән бәянең җәмгыять өчен әһәмиятле максималь мөмкин булган нәтиҗәләргә дәүләт һәм бизнес өчен иң аз хезмәт, финанс чыгымнары һәм матди ресурслар белән ирешергә нигез бирерлек реаль идарә итү гамәлләрен күрер өчен ни рәвешле кулланыла алуы аңлатыла.
Закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү куркынычын комплекслы профилактикалау стандартының төп максаты – профилактиканы һәр инспекторның һөнәри эшчәнлегенең аерылгысыз бер өлеше итү. Стандарт идарә итү документлары (кулланмалар) системасын тәшкил итә. Стандартта эшләү өчен түбәндәге төп юнәлешләр урын алган:
– профилактика эше нәрсәдән гыйбарәт һәм нинди әһәмияткә ия;
- профилактика эшен ничек итеп дөрес оештырырга һәм алып барырга;
- профилактика эшен оештыруның һәм алып баруның хокукый нигезләре һәм төп принциплары нинди;
- профилактика чараларының нинди төрләре бар;
- теге яки бу профилактика чараларын ничек гамәлгә ашырырга;
- тикшерү-күзәтү органнары нәтиҗәле профилактика эшчәнлеге өчен мәйдан булдыру буенча нинди ярдәмче оештыру, хокукый, техник, кадрларга кагылышлы һәм башка чаралар күрергә тиеш.
Исегезгә төшерәбез, тикшерү-күзәтү эшчәнлеге реформасы чаралары буенча материаллар реформаның http://контроль-надзор.рф/ рәсми сайтына урнаштырылган.