Спорт азарты һәм дуслык, кергән тупка шатлану атмосферасы һәм терсәкне тешлисе килү. "Төзүче" спорт комплексында бүген чын-чынлап кызу булды. Монда 2018 елгы Татарстан дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында волейбол буенча ярышларының 1/8 финалы матчлары булды. Икътисад министрлыгы командасын министр Фәрит Габделганиев җитәкләде.
Финал чирегенә чыгу өчен Икътисад министрлыгы командасы Министрлар Кабинеты Аппараты белән көч сынашты. Беренче минутларда ике команда да тигез уйнап барды, әмма көндәш узып китә алды. Икътисад министрлыгы командасы волейболчылары билгеләп үткәнчә, мондый ярышларда иң мөһиме - җиңү түгел, ә катнашу. Министр Фәрит Габделганиев сүзләренә караганда, мондый уеннар команда рухын көчәйтә һәм коллективны берләштерә, ә бу исә, үз чиратында, теләсә кайсы учреждениенең эш нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итә.
ТР ИМ матбугат хезмәте